30 апреля 2019
Габдулла Тукайның әдәби музее.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.

                                                                          Г.Тукай

КФУның IT –лицееның 7,8,9,10 сыйныф укучылары, татар теле атналыгы уңаеннан, Габдулла Тукайның яңартылган әдәби музеенда кунакта булдылар.

Музей 1986нчы елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 100-еллыгына ачылды. Музейда җиде зал бар, шуның икесе беренче катта, бишесе икенче катта урнашкан.

Беренче залда укучыларны өстәл уртасындагы зур глобус, дүрт планшет һәм китаплар киштәсе каршы алды. Биредә Габдулла Тукайның җыентаклары, әсәрләре тупланган. Һәр теләгән кеше бирегә килеп ул китапларны укый, алардан файдалана ала. Глобуста без Тукай булган илләрне, шәһәрләрне генә түгел, ә аның белән бәйле урыннарны да күрә алабыз. Ә иң кызыктырганы музейда  экскурсияне робот та алып бара икән.

Икенче зал тулысынча шагыйрьнең тормыш юлы белән бәйле. Аның гаилә шәҗәрәсе, шәхси әйберләре, киемнәре һәм документлары, аның якын дусты, ул чыгарган газета-журналлар.

Г.Тукайның “Театр” шигырен барысы да белә. Өченче зал - Г.Тукай һәм театр. Биредә беренче татар артистлары турында мәгълүмат белеп була. Шулай ук Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәне дә искә алалалар.

Укучылар Тукай музееның ни өчен әлеге бинада урнашканын һәм аның хуҗалары кем булганын дүртенче залда белделәр. Иске татар бистәсендә урнашкан әлеге ике катлы бина “Шамил йорты” дип йөртелә. Әлеге бинада 1882-1906нчы елларда Шамил имамның икенче улы Мөхәммәдшәфи Шамил гаиләсе белән яшәгән. Архитекторлар залның элеке халәтен саклап ясаганнар.

Бишенче зал “Тукайның соңгы язы” дип атала. Биредә Габдулла Тукай премиясе ияләренең исемлеге белән танышырга һәм шагыйрьнең битлеген күрергә була.

Музейдан чыккач та укучыларның сораулары бик күп булды. Бәлки хәзерге яшь буыныбыз әле ачылып бетмәгән серләрне, яңа мәгълүматларны табыр, өйрәнер һәм киләчәккә җиткерер.

Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ