28 апреля 2019
Хатыйп аганы Сарманда да зурладылар

Күренекле әдәбият галиме, педагог,  тюрколог, җәмәгать эшлеклесе, күпләгән гыйльми , әдәби бүләкләр иясе,  төрле телләрдәге  меңнән артык мәкалә-хезмәтләр, монография, дәреслекләр авторы Хатыйп Йосыф углы Миңнегулов  хәзерге Зәй районы  Апач авылында туган (12.05.1939), җиделлык мәктәпне  шул төбәктә тәмамлаган. Ул  инде  ярты гасырдан артык Казан университетында эшли.  Галимнең гомер юлында Сарман ягы да бик тә мөһим роль уйный: ул биредә урта белем ала, берничә ел буена мәгариф системасында эшли, шунда гаилә кора,  балалары да Сарманда туа, әнисе дә шул төбәктән. Нәкъ  менә шуңа күрә дә сарманлылар да Хатыйп аганы үзләренең  якташлары дип саный, аны хөрмәт итә. Галимнең 70, 75 яшьлек бәйрәмнәре дә  бу төбәктә зурлап уздырылган иде. Инде менә аның 80 яшьлек юбилее да Сарманда югары дәрәҗәдә үткәрелде (24.04.2019). Профессорны Сарман районы җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелек, Әлмәт бүлеге язучылары (Рифгать Шаһиев, Дамир Гарифуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов...),  Казаннан  профессор Әлфәт Закирҗанов, Чаллы, Мөслим вәкилләре ихлас күңелдән котладылар, күпкырлы, нәтиҗәле эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Хатыйп Миңнегуловның юбилеена багышланган  кичәләр Зәй  шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда (14.05.2019), КФУның филология институтында (23.05.2019)  һәм кайбер башка урыннарда булачак.

Источник информации: Хатыйп Миңнегулов