06 февраля 2019
"Мин сезгә журналист яки укытучы булыр өчен киләм"

Гыйнвар ае – Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә абитуриентлар белән эшнең иң кызган чагы булды. Аңлашыла да: урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ сайлау өчен нибары бер ай калып барган киеренке чоры бу.

Татарстан Республикасындагы 41 татар гимназиянең һәркайсыннан диярлек югары мәктәбебезгә керергә теләгән укучыларның исемлеге булдырылды, абитуриентларыбыз исемлеге тулыландырылды. 9 гыйнварда башланган бу эш әле дә дәвам итә.

Бу көннәрдә тел һәм әдәбияттан рус һәм татар мәктәпләре арасында Республика күләмендәге, чит өлкәләрдән килгән укучылар арасында регионара олимпиадалар уза. Регионнардагы сәләтле балалар белән югары мәктәп мөгаллимнәре Э.Н.Динмөхәммәтова, Д.Х.Хөснетдинов, А.Ф.Юсупов, татар әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре Ф.С.Сәйфулина, Л.И.Минһаҗева, Н.М.Юсуповалар сөйләшеп кайтты. Шулай ук татар теленнән һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда абитуриентлар белән очрашуларда югары мәктәбебезнең деканы Р.Х.Мирзаһитов, мөгаллимнәр Р.С.Нурмөхәммәтова, Г.Р.Мөгътәсимова, Р.К.Сәгъдиева, Н.М.Юсупова, Г.Р.Гайнуллина, Т.Ш.Гыйләҗевлар катнаша.

КФУның татар теленнән регионара олимпиадасында гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Ф.Х. Габдрахманова һәм Р.Р. Сәләховалар 9-11 сыйныфлар белән очрашулар оештырды. Г.Р.Гайнуллина рус әдәбиятыннан олимпиадага килгәннәр алдында да чыгыш ясады. Бу юнәлештә Татар Конгрессы белән дә эш алып барыла.

Билингваль шартларда укыту өчен педагогик кадрлар әзерләү белгечлекләре укучыларны аеруча кызыксындыра. Әйтергә кирәк, урта мәктәп укытучылары шулай ук бу белгечлекләргә игътибарлы.

Сәләтле балалар арасында: “Мин сезгә журналист булыр өчен киләм” яисә “”Минем укытучы буласы килә” дигәннәре аеруча сөендерә. Әйтик, татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасында катнашучы 25 укучының 15е шундыйлар.

Булачак баитуриентларыбыз белән эшләү үзен аклый. Ел дәвамында күпсанлы конференцияләрдә катнашкан сәләтле укучылар белән даими элемтәдә тору булсынмы, урта мәктәп мөгаллимнәре белән төрле бәйгеләрдә очрашулар булсынмы, авыл мәктәбе директорлары белән шалтыратып сөйләшүләр, социаль челтәрләрдә эшләү булсынмы, югары мәктәп мөгаллиме булган һәркайсыбызның бурычы – чыгарылыш сыйныф укучысына үзебез турында ешрак сөйләү, аны канатландыру. Урта мәктәп укучысын югары мәктәп мөгаллиме әйткән һәр сүз илһамландырып, зуррак нәтиҗәләргә ирешергә үсендереп тора. Укучылар белән актив эш алып бару аларның киләчәгенең якты һәм эз калдырырлык булуына нигез сала.

Источник информации: Г.Р.Гайнуллина