05 февраля 2019
Әлфия Юсупова: "Тюркология өчен Россиядәге төрки халыкларның телләрен өйрәнү бик мөһим"

26-27 нче гыйнварда Россия Тюркологлар комитетының чираттагы утырыш булып узды. Әлеге утырышта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институыннан Юсупова Әлфия Шәүкәт кызы катнашты.

– Әлфия ханым, Россия Тюркологлар комитетының  әлеге утырышы ни белән үзенчәлекле булды?

– Россия Тюркологлар комитеты утырышлары  елга бер тапкыр уздырыла.  Быелгысы Игорь Валентинович Кормушинның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.

– Әлеге комитет эшчәнлеге турында берничә сүз  әйтегезче.

– Россия Тюркологлар комитеты – Россия фәннәр академиясенең Тарих-филология бүлеге каршында эшләп килә торган фәнни-координация органы. Аның чишмә башында А.Н.Кононов, П.А.Азимов, Г.Х.Ахатов, Н.З.Гаджиева, Э.Р.Тенишев кебек танылган галимнәр тора. Комитет РФА оешмасы һәм аның филиалларында, фән академияләрендә, югары уку йортларында эшләүче россияле тюрколог-галимнәрне берләштерә. Бүгенге көндә комитетның уңышлы эшчәнлеге өчен оешма рәисе И.В.Кормушин, аның урынбасары А.В.Дыбо һәм галим секретаре З.Н.Экба күп көч куя.

Комитет составына Россиядәге тюркологик үзәкләрдән әгъзалар кертелгән. Казаннан да берничә кеше комитет әгъзасы булып тора. Мәсәлән, безнең Филология һәм мәдниятара багланышлар институты директоры Р. Р. Җамалетдинов, профессор Ф. Ш. Нуриева, Г.Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият, сәнгать институтыннан К. М. Миңнуллин,  М. З.Зәкиев,. Уфадан – Ф. Г. Хисаметдинова, И.С.Нәсипов һ.б. Комитет - бүгенге көндә тюкрология өлкәсендә фәнни тикшеренү эшләре алып баручы галимнәрнең, күрешеп, фикер алышып килчәкәккә планнар кора торган урыны. Анда хәзерге төрки тел белемен өйрәнүдәге актуаль проблемалар тикшерелә, Россиядәге тюркология үзәкләренең еллык эш хисабы тыңлана.

– Хәзерге көндә Россия Тюркологлар комитетының төп эшчәнлеге нәрсәгә юнәлдерелгән?

– Әлбәттә, бүген Россия тюркологиясе өчен Себердәге төрки халыкларның телләре зур кызыксыну уята, чөнки күп кенә телләр бетү алдында. 3-5 кеше сөйләшкән төрки телләр бар. Аларны ничек сакларга? Бу телдә сөйләшүчеләр булганда, аларны яздырып калып, үрнәкләрен саклу, аларны фәнни яктан тикшерү мәсьәләсе  көн кадагына куела.

– Комитет утырышында нинди темага чыгыш ясадыгыз?

Мин, комитет әгъзасы булмасам да, чакырулы кунак идем. Үзебездә, Казан федераль университетында, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә бүгенге көндә фәнни яктан тюркология юнәлешендә нинди эшләр алып барылуы турында чыгыш ясадым. Анда, әлбәттә, үзебезнең традицион тюркология мәктәпләре хакында мәгълүмат бирдем. Мәсәлән, төрки- татар ономастика мәктәбе, тел тарихы мәктәпләре турында сөйләдем. Шулай ук яңа мәктәпр - төрки - татар линкгвокультурология мәктәбе эшчәнлеге  утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Тюркология юнәлешендәге бакалавлар һәм магистрлар әзерләү буенча гамәлдә булган уку-укыту программалары белән таныштырдым.

Институтта үткәрелә торган чараларга да аерым тукталдым: “Казан университеты һәм дөнья тюкрологиясе” Халыкара конференциясе бик популяр фәнни чарага әйләнеп бара. Традицион “ Төрки ономастика: тарихтан бүгенгегә”, яшь галимнәр өчен үткәрелә торган “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” конференцияләре дә масштаблы уза. Проектларыбыз турында да сөйләдем. “Ана теле” мәктәбе, “Ашыгыч лингвистик ярдәм” веб-сайты, Каюм Насыйри институты, Халыкара сертификацияләү үзәге, һәм, әлбәттә, “Татарика” журналы турында мәгълүматлар җиткердем. Күп проектларыбыз хакында реклама, популярлаштыру җитеп бетми,. Шунлыктан бу мәгълүматларны бик кызыксынып тыңладылар. Хәтта, “Ана теле” онлайн-мәктәбенең сылтамасын сорап, аны Тюркология комитетының сайтына куябыз, диделәр.

Үзебезнең тюкрологик үзәкләр белән элемтәләребезне дә билгеләп үттем, чөнки без бүгенге көндә Россиядәге тюркологик үзәкләр, мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург университетының тюркология үзәкләре белән, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтындагы Урал-алтай телләре бүлеге белән, Башкортостан, Чувашстан тюркологик үзәкләре белән тыгыз элемтәдә яшибез. Төркия, Германия, Казахстан, Кыргызстан, Азербәйдҗандагы тюркологик үзәкләр белән бәйләнешләребез бар. Галимнәребез күп кенә тюркологик журналларда редколлегия әгъзалары булып торалар, конференцияләрдә катнашалар, уртак мәкаләләр язалар. Бу да безнең Казан тюркология мәктәбен танытырга мөмкинлек бирә.

– Россия Тюркологлар комитетының махсус басмасы бармы?

–Бик кызыклы журнал чыгып килә. Ул “Российская тюкрология” дип атала. Елга дүрт тапкыр басыла. Бу журналдан актуаль, көнүзәк темаларга язылган хезмәтләрне һәм төрки дөньяның фәнни  яңалыкларын укып була. Ул рус телендә чыга. Тюркологлар өчен бу журнал бик файдалы дип уйлыйм.

Источник информации: Алсу Сәлахова