28 декабря 2018
"...Дөнья тюркологиясе тарихы"

2018 елның 24 декабрендә Астана шәһәрендәге Казахстан Республикасының Милли Академик китапахнәсендә тюркологиябезнең мөһим мәсьәләләренә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Аның эшендә төрки дөньяның күренекле галимнәре, Казахстанның әдәбият, мәдәният әһелләре, шулай ук хакимият вәкилләре (берничә министры) катнашты. Бу гыйльми мәҗлес кысаларында күптән түгел Алматы каласында урыс, казах һәм инглиз телләрендә өч китап рәвешендә нәшер ителгән “Тюркология: История всемирной тюркологии” хезмәтен дә тәкъдим итү (презентация) булды. Россия, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Төркия һәм кайбер башка илләрнең галимнәре тарафыннан язылган бу монографиядә  дөнья тюркология  фәненең тууы, үсеше һәм хәзерге торышы яктыртыла. Аның “Казан тюркологик мәктәбе” дип исемләнгән бер бүлегенең авторы — профессор Хатыйп Миңнегулов. Казан галиме конференциянең пленар утырышында доклад та сөйләде. Аның “Предистория формирования казанско-татарской тюркологической школы” темасын яктырткан чыгышы бу гыйльми мәҗлеснең махсус җыентыгында да басылып чыккан.

Источник информации: Х. Йосыпов.