28 декабря 2018
Зәйдә истәлекле очрашу

2018 елның соңгы көннәрендә Зәй шәһәренең һәм районының Үзәк китапханә бинасы, капиталь ремонттан соң, тантаналы рәвештә укучыларга янә үз ишекләрен ачты. Шушы уңай белән матур итеп оештырылган бу чарада якташлары Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Наил Дунаев, Фаяз Хуҗин, Геннадий Максимов, район хакимият башлыгы Рәзиф Кәримов, Республика Милли китапханәсенең  директор урынбасары Ирек Һадиев та катнашты һәм чыгыш ясады.

Источник информации: Х. Йосыпов.