27 декабря 2018
Бөтенрәсәй "Гидрометеорология һәм экология: фән һәм белем бирү өлкәсендәге казанышлар, алгарыш перспективалары" конференциясе

19-20 декабрьдә Санкт-Петербургта Бөтенрәсәй “Гидрометеорология һәм экология: фән һәм белем бирү өлкәсендәге казанышлар, алгарыш перспективалары” конференциясе булып узды. Конференция атказанган фән эшлеклесе, физика һәм математика фәннәре докторы, профессор Лев Николай улы Карлинның тууына 70 ел тулуга багышланган иде.

Хезмәткәрләребез түбәндәге докладлар белән чыгыш ясадылар:

“Ирекле тереклек итүче Caenorhabditis elegans нематодасының карамайны таркатучы  Alcanivorax borkumensis бактерияләре белән хуҗа-микрофлора системасындагы симбиозы” – әлеге юнәлеш микроблы биоремедиациянең нәтиҗәле ысулларын эшләп чыгаруга багышланган. Карамайның әйләнә-тирәне пычратуы нәтиҗәсендә туган экологик бәла-казалар бөтендөнья масштабындагы фәнни мәсьәләләрдән санала.

“Наномодификацияләнгән A. borkumensis бактерияләрен карамай белән пычранган диңгез өслегенең  биоремедиациясендә куллану” – бу юнәлеш карамай белән пычранган җирләрне нәтиҗәле һәм экологик яктан куркынычсыз булган чистарту ысулларына багышланган.