19 ноября 2018
Октябрь аенда хезмәттәшләребезнең ике гаризасы Рәсәйнең фундаменталь тикшеренүләр фонды тарафыннан хупланылды

Биология фәннәре докторы Равил Фәрид улы Фахруллин проектын тормышка ашыру ѳчен хуплау алды. Бу проект әйдәп баручы яшь коллективлар башкара торган иң яхшы фәнни проектлар бәйгесенә карый ("Стабильность").

Биология фәннәре кандидаты Рожина Эльвираның проекты исә дисциплинаара фундаменталь тикшеренүләрнең иң яхшы фәнни проектлары бәйгесендә хупланылды. Темасы: "Каты органик калдыкларны нәтиҗәле утильләштерү, агып җыелучы суларны һәм чүплекләрне рекультивацияләү эшләрендә дисциплинаара алымнар".

Хезмәттәшләребезгә уңышлар телибез!