22 марта 2013
ШАГЫЙРЬЛӘР ГАДИ БУЛАЛМЫЙ...


Яхшылыкка гел яхшылык тиеш,

Мәкер белән кем ни башкара.

Алмаз да бит алган яктылыгын,

Бише белән кире кайтара...    

(Роберт Миңнуллин)

 

“Минем бу сүзләрем белән килешәсездер. Шактый олы яшьләрдә булып та, балалар өчен шигырьләр язучы, шигырьдәге фикерен балаларча,  алар күңеле аша үткәреп, алар дәрәҗәсенә төшеп әйтә алучы шагыйрьне кем генә гади шагыйрь дип атар икән?!”

20 нче март көнне КФУның Филология һәм сәнгать институтында   шагыйрь Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсендә яраткан мөгаллимебез Фоат Галимулла улы Галимуллин да мөхтәрәм кунакка карата шундыйрак сүзләр җиткерде.

Әйе, Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин гади шагыйрь генә түгел. Ул – балалар һәм өлкәннәр шагыйре, күп популяр җыр текстлары, публицистик  язмалар, төрле проблемалар күтәрелгән мәкаләләр авторы,  җәмәгать һәм Дәүләт эшлеклесе, Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Х.Андерсен исемендәге премияләр иясе һ.б. һ.б. Әмма бу әле Роберт абый ирешкән уңышлар, дәрәҗәләрнең бик азы гына. Моның шулай икәнен бәйрәмдә чыгыш ясаган һәр укытучы, һәр кунак үз фикерләре белән дәлилләде.

 Роберт Мөгаллим улы кичәдә булганнарны үзенең гадилеге белән әсир итте. Ишектән килеп керүеннән алып, кичәнең соңгы минутларына чаклы шул гади килеш кала алды ул, шаянлыгы, тапкырлыгы, кирәкле вакытта кирәкле сүзне табып, җөпләп куя килде, сүз арасында кызык сүзләр дә әйтеп алуы кичәнең җылы атмосферада үтүенә китерде. Кечкенәдән шигырьләрен укып, ятлап үскән студентлар да яраткан шагыйрьләренең җор телле булуы белән сокланып утырдылар, шаяртуларына кушылып, чын ихластан, сабыйларча көлде алар.

Яраткан укытучыбыз Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева җитәкчелегендә студентлар белән төзегән мондый кичәләрнең чираттагысы булган бу бәйрәмдә юбилярга бүләк итеп студентлар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп кенә калмыйча, җырларын да башкардылар. Венера Макова башкаруында “Яратыгыз”, Алсу Габдуллина башкарган “Мәхәббәт шушыдыр” җырларын хушлары китеп тыңлаган залдагылар, татар сәхнәсендә көннән-көн тагын да яктырак, балкыбрак яна башлаган Илназ Бахның җырлавына кушылып ук китте. Шулай булмый мөмкин дә түгел, данлыклы “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” һәм авылларда һәр туйның гимны булган “Килен төшкәндә” җырлары бит ул! Шул җырларга ничек кушылмыйсың да, сүзләрен белмим дип ничек әйтә аласың инде?! Беренче җырны тыңлаганда күзләрдән яшьләрен тыя алмаганнар, икенче җыр вакытында, урыннанрыннан кубып, биеп алыр дәрәҗәгә җитте. Биеп алучылар да булды. Менә шулай җырлары белән елата да, җырлата да, көлдерә дә белә ул безнең Роберт абый!

Аның бу сәләтен, каләменең чын остасы булуын мөгаллимнәребез, аерым алганда, профессорларыбыз Х.Й.Миңнегулов, Т.Н.Галиуллин, Ф.Г.Галимуллиннар да ассызыклап китте. Х.Й.Миңнегулов әле шагыйрьнең укытучылары да булган икән! Укытучыларын узып китеп, алардан да зуррак уңышларга ирешкән укучыларын күрүдән дә зуррак куаныч бармы икән бу җирдә укытучы өчен? Мөгаен, юктыр.

Шагыйрь тарафыннан соңгы елларда иҗат ителгән милләт, татар язмышы, тарихи хәтер, милләт өчен иң кадерле, истәлекле урыннарның юк ителә баруы проблемаларын күтәргән шигырьләре, фәлсәфә күпләрнең башын түбән идерде. Бүгенге яшәешебез турында, тормыш турында төрле уйларга этәрде. Шаян лирика белән беррәттән, шагыйрь тарафыннан сөйләнгән кызыклы хәлләр, булган мәзәк вакыйгалардан алган тәэсирләрдән исә залдагы өлкәннәр дә, студентлар да, шагыйрь үзе дә балаларча елмайды, рәхәтләнеп көлде.

Ә кичәнең соңында, әдипне 65 яшьлеге  белән котлау өчен сүз  профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинага бирелде. Ул шулай ук шагыйрь иҗатының төрле бизәкләргә бай булуына тукталып китте,  шигырьләренең,  иҗади мирасының балалар тәрбияләүдә тоткан ролен ассызыклады. Шагыйрьнең иҗатын хәтерләткән символик букетны бүләк итеп, аңа алга таба да иҗади уңышлар, яңа үрләр, каләменең туктап калмавын теләде.

Кичә тәмамлангач та, укучылар яраткан шагыйрьләреннән тиз генә аерыла алмады, бергәләп фотога төшүләр дә озакка сузылыр иде әле. Әллә үзләренең яраткан шагыйрьләрен шулай якыннан күрү тәэсир иттеме, әллә балачак шагыйрьләре булган Роберт Миңнуллинның җор теллелеге, кызык кеше булуы күңелләренә кереп калдымы, студентларның аны тиз генә җибәрәсе килми иде. Телевизор экраннарыннан караганда усал булып тоелган депутатның чынлыкта усал булмавына төшенделәр булса кирәк, студентлар кичәдән соң да, шагыйрь белән рәхәтләнеп аралаштылар. Хәер, шагыйрьнең үзенең дә балалар яныннан китәсе килми иде бугай, алар белән фотога төшү генә түгел, үзенең автографларын да бик теләп, яратып куйды ул.

 Милләтебезнең иң яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның чакыруыбызны кабул итеп, безне хөрмәт итеп очрашуга килүе, шигырьләрен укуы, истәлекләре белән уртаклашуы аның балаларны яратуыннан, күңеле белән гади булып кала алуыннан, әлбәттә.

Ә мондый гади булып та, гади булмаган шигырьләр иҗат итүче шагыйрь Илеш якларында, Сөн буйларында гына туа аладыр кебек...