27 октября 2018
Биология фәннәре кандидаты Коннова Светлана халыкара STRANN конференциясендә катнашты

Лабораториябезнең фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Коннова Светлана 6 нчы Халыкара STRANN (State-of-the-art Trends of Scientific Research of Artificial and Natural Nanoobjects) конференциясендә катнашты. Конференция 17 нче октябрьдән алып 19 нчы октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәрендә уздырылды.

Конференция кысаларында хезмәткәребезнең «MAGNETIC FUNCTIONALIZATION OF BACTERIA ALCANIVORAX BORKUMENSIS» дип аталган эше ZEISS ның Россиядә тәкъдим итүгә 115 ел тулу уңаеннан  Яшь галимнәр бәйгесендә призер исеменә лаек булды һәм  тревел грант (Travel Grant by OPTEC Zeiss Group) белән билгеләнде.

Белешмә: STRANN конференциясе (ясалма һәм табигый килеп чыгышлы нанообъектларны тикшерү буенча фәнни тикшеренүләрнең заманча тенденцияләре) ул –  тикшеренүчеләр өчен уздырыла торган халыкара фәнни форум. Тикшеренүләр физика өлкәсендәге яңа нанообъектларга, биотехнология һәм тереклек фәнендәге яңа материаллар һәм структураларга багышланган. Әлеге тикшеренүләрне заманча алдынгы микроскопия һәм аналитика (югары җетелекле һәм аналитик электрон һәм ионлы микроскопия, зондлы микроскопия, катнаш микроскопия-спектроскопия һ.б) ысуллары тәэмин итә.

Конференциянең рәсми битенә сылтама: http://www.strann.org