09 октября 2018
Безнең лаборатория хезмәткәрләре 3 нче ADFLIM Мәктәбендә катнаштылар

Безнең лаборатория хезмәткәрләре, Нигәмәтҗанова Ләйсән һәм Шәйхелова Сәрбиназ, 3 нче ADFLIM Мәктәбендә катнаштылар. Быел ул 24 сентябрьдән алып, 28 сентябрьгә кадәр Сарытау милли дәүләт университеты базасында оештырылды. Мәктәп, каты җетелеккә ия булган флуоресцент микроскопия, молекуляр дәрәҗәдә, күзәнәк эчендә баручы процессларны тикшерүгә юнәлдерелгән FLIM, CARS, STED, FCS, FRET ысулларын да кертеп, флуоресцент имиджинг һәм аның практик яктан кулланылышына багышланган иде. Әлеге мәктәптә оптик биоимиджинг һәм флуоресцент молекуляр имиджинг өлкәсендәге Русия һәм чит илләрнең алдынгы галимнәренең чыгышларын карарга да мөмкинлек туды. Безнең хезмәткәрләр ике эш тәкъдим иттеләр: алар Caenorhabditis elegans организмында микроорганизмнарны һәм нанокисәкчекләрне караңгы кыр микроскобы һәм һиперспектраль визуальләштерү системасы ярдәмендә билгеләүгә багышланган иде.