18 мая 2018
Безнең хезмәттәшләребез – Ахатова Фәридә һәм Рожина Эльвира Париж шәһәренең Югары педагогика мәктәбендәге Журдан кампусында оештырылган 9-нчы "Young researchers in life sciences"

2 майдан алып 4 майга кадәр хезмәттәшләребез – Ахатова Фәридә һәм Рожина Эльвира Париж шәһәренең Югары педагогика мәктәбендәге Журдан кампусында оештырылган 9-нчы  «Young researchers in life sciences» исеме астында уздырылучы халыкара фәнни конференциядә катнаштылар. Конференциядә биология фәненең төрле өлкәләре буенча эшләр тәкъдим ителгән иде, алар арасында иммунология һәм йогышлы авырулар, генетика һәм эпигенетика, яман шеш биологиясе, нейрофәннәр һәм физиология, микробиология, биохимия һәр молекуляр биология, системалы биология һәм биоинформатика, биофизика һәм химик биология, экология, эволюция һәм үсеш тә бар.

 Конференция барышында хезмәттәшләребез дә үз өлкәләрендә башкарган эшләре белән уртаклаштылар. Аларның эшләре гиперспектраль микроскопия ярдәмендә микроорганизмнарны билгеләүгә һәм магнитлы-модификацияләнгән субстрат кытыршылыгының адгезия, пролиферация һәм эукариотик күзәнәкләрнең аерылуына ясаган тәэсиренә багышланган иде.

Конференциянең программасы бик бай эчтәлекле итеп төзелгән, ул үз эченә постерлар, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарларны алган. Алар ярдәмендә яшь тикшеренүчеләргә агымдагы эшләрен тәкъдим итәргә, экспертлардан дәресләр алырга, яшьтәшләре һәм чакырылган ораторлар белән фәнни моназаралар корырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм яңа хезмәттәшлекләр төзергә мөмкинлек туды.