09 апреля 2018
"Әдәбият галиме мине киләчәктә татар журналисты булырга рухландырды"

Казан шәһәренең Ф.Г.Аитова исемендәге 12нче һәм Г.Ибраһимов исемендәге 17нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназияләрендә елдагыча бер төркем әдәбият галимнәре укучылар конференцияләрендә катнаша. Күптән түгел генә татар әдәбияты кафедрасы профессорлары Ф.С.Сәйфулина,  Л.И.Минһаҗева, кафедра доцентлары  Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Юсупова, Г.Р.Гайнуллина, Л.Ф.Җамалиева, Ә.Р.Мотыйгуллина катнашында мәктәп укучыларының Галимҗан Ибраһимовның тууына 131 ел тулуга багышланган IХ республика һәм Туфан Миңнуллинны искә алуга мөнәсәбәтле V республика конференцияләре булып үтте. Галимнәр төрле секцияләрдә җитәкче буларак катнаша, шул ук вакытта сәләтле балалар белән сөйләшүләр алып бара.

Татар теле һәм әдәбиятыннан конференцияләрдә катнаша торган укучыларның шактый бер өлеше киләчәктә безнең югары мәктәпкә укырга керергә ниятли. Кайбер укучыларның үз чыгышларын ялкынланып “киләчәктә татар журналисты булам яисә татар телен укытырга телим”,  дип тәмамлавы күңелләргә җылы өсти. Араларында әзер шагыйрәләр дә, журналистлар да, хәтта яшь әдәбият белгечләре дә бар. 

8 сыйныф укучысы татар журналисты булырга, татар милләтенә хезмәт итәргә теләвен белдереп, чыгышын болай төгәлләде: “Татар милләтенең йөзек кашлары Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Ибраһимовлар булган. Т.Миңнуллин гомере буе милләткә хезмәт итте. Бүген бармы соң милләт хадиме дип әйтерлек кемдер? Күптән түгел миңа мәктәп укучыларының И.Хәлфин исемендәге  конференциясендә катнашырга туры килде.  Шунда татар язучысы Аяз Гыйләҗев иҗатына һәйкәл куйган, аны дөньяга танытуда армый-талмый хезмәт итүче әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова белән танышырга туры килде. Әдәбият галименең чыгышы мине киләчәктә татар журналисты булырга  рухландырды. Менә кемнәр  алар милләт хадимнәре, бар әле алар!”

Мәктәп укучысының чын йөрәктән әйтелгән бу сүзләре югары мәктәп мөгаллименә никадәр җаваплылык өсти. Мотлака, без үзебезнең шәхси үрнәктә укучыларда кабилиятен татар мохитендә үстерү теләге уятырга, милли юнәлешнең киләчәгенә ышаныч булдырырга тиешбез.

Әдәбият галимнәре урта мәктәп укучыларына үз чыгышларында татар галимнәре, укытучылары, тәрҗемәчеләре, журналистлар әзерли торган югары мәктәпкә керү шартларын сөйли, алар белән элемтәдә тору өчен укучылары белән әңгәмәләр алып бара.

Уку елы дәвамында урта мәктәп һәм гимназияләрдә үтә торган конференцияләр күпсанлы. Аларда һәм әдәбият мөгаллиме күп тапкырлар катнаша. Конференцияләр сәләтле мәктәп укучылары белән элемтә урнаштыру өчен менә дигән чара. Боларга өстәп,  республика, халыкара  олимпиадарында катнашып, татар әдәбият кафедрасы мөгаллимнәре уку елы дәвамында сәләтле балалар белән даими эш алып бара.

Источник информации: Г.Р.Гайнуллина