01 марта 2013
Танылган актерны Филология һәм сәнгать институтына кунакка дәштеләр

27 нче февраль көнне КФУның Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлегенә студентлар белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров килде.  

Әзһәр Шакиров Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Бүгенге көндә без аны Камал театры артисты дип беләбез.

Аудиториягә килеп керүгә үк, көләч йөзе, көр тавышы белән Әзһәр абый студентларны һәм укытучыларны сәламләде. “Минем өчен мондый очрашулар күңелдә зур бер мәгънә белән кала. Сезнең дә вакытлар үтү белән яшьлек елларыгыз һәрвакыт исегезгә төшәчәк. Укытучы һөнәрен сайлавыгыз, бик мактауга лаеклы адымыгыз! Мөгаллим ул - гади генә сүз түгел, ул галимнән дә өстен дигәнне аңлата. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче бүлеккә һәр елны сагынып киләм, бу очрашуларны көтеп алам”.

Кичә барышында Әзһәр абый безгә үзе турында истәлекле вакыйгаларын, сәхнәгә әзерләнү вакытларын, күренекле артистлар турында сөйләде. Студентларга ул максатчан булуларын теләде.

“Әгәр сез талантлы булып та, максатсыз булсагыз, бер урында утырып калачаксыз. Әгәр инде алдыгызга билгеле бер максат куеп шуңа ирешү юлларын эзләсәгез, бөеклеккә ирешәчәксез!”- дигән киңәшләрен җиткерде Әзһәр Шакиров.  Укытучылар коллективы да, студентлар да Әзһәр абый Шакиров белән булган очрашудан күтәренке күңел белән таралышты.