07 мая 2017
Туган җиргә кайтаручы юллар

Мастер-класслар, иҗади очрашулар берара бүленеп торса да, бу атнада Насур Юрушбаев дигән режиссер белән дәвам итте. Хәер, бу шәхесне режиссер дип кенә әйтеп булмый, аның башкарган бөтен эшен, эшчәнлеген санап китсәкме!..
Дөньяны күбрәк колачларга тырышсам да, Насур Юрушбаев дигән кеше турында мәгълүматым аз иде. Очрашуга хәтле үзе һәм эше турында төшерелгән документаль фильмны карарга, матбугатта элек чыккан интервьюларны укырга өлгердем. Әмма кызыксынуым артып кына куйды... Туган ягын искиткеч сөйгән кешене язмыш Германиягә илтеп куя, ул шунда тормышын җайлый, үз юлын эзли. Бер сайланган һөнәренә ул дистәдән арткан һөнәр үзләштергәч кенә кайта ала, анда да – яңадан университет үткәндәй – укырга, өйрәнергә туры килә. Моңа ирешү өчен күпме көч, тырышлык һәм үҗәтлек кирәк булганын – Насур әфәнде үзе генә беләдер. Алман телен өйрәнү – иң беренче адым. Аннан телевидениедә берничә кешене алмаштырырлык итеп эш башкару – оператор, хәбәрче, режиссер эшләренең нечкәлекләренә төшенү. Халыкта: «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр, Н. Юрушбаев очрагында бу мәкаль тормыш белән раслана. Гадәттә, шәхесне шәрехли торган бик үзенчәлекле һәм портретка саллы бер төсмер кертүче деталь була. Н. Юрушбаев очрагында алар берничә иде: ялкынланып сөйләү, кичергән авырлыкларны көлемсерәп искә алу, татарча шаккатмалы пөхтә сөйләм, авыр хезмәтне күп күргән куллар.
    Очрашуда без Н. Юрушбаевның Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына нигезләнгән «Джавид и Вальтер» дигән документаль фильмын карадык. Гаҗәеп идеядан туган фильм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында немец армиясе солдаты – Советлар Союзында, ә совет солдатының фашистларда әсирлектә кичергәннәрен элеккеге әсирләрнең авызыннан сөйләтә. Фильм – Н. Юрушбаевның каршылыклы хисләр уята торган иҗат җимеше. Очрашудан соң уйланып йөргәндә, фильм төрле кичерелешләрне сурәтләсә дә, аермачык автор күзаллавын тамашачыга китереп бастыра дигән төп бер фикергә килдем.  Кичен режиссерның тагын ике иҗади эшен карадым, «Звуки курая над Сеной», «Голос моего отца» фильмнары шулай ук сугыш темасына төшерелгән, әмма – бу Н. Юрушбаевның үзенчәлекле тамгасы! – бер фильм 1812-1814 еллардагы Наполеон Бонапарт белән сугышта катнашып Парижга хәтле җиткән башкорт гаскәриләре турында булса, икенче фильм Беренче бөтендөнья сугышы вакытында алман армиясендә әсирлектә булган татарлар истәлегенә багышланган. Фильмнар тарихи фактларга, истәлекле вакыйгаларга бәйле урыннарны күрсәтүгә, хисләргә бай. Әгәр Насур әфәнде архивлардан эзләп, тапкан мәгълүматны җәмгыятькә җиткерү өчен бар көчен куймаса – халкыбызның тарихы бер яктан китек булыр иде дип уйлыйм. Чыннан да, тарихны өйрәнгәндә «Российская имперская армия», «Россиянең уңышлары», «высокий уровень русской культуры» һ.б. дигән горурлык хисе аңкып торган мәгълүматка тап булабыз. Тик илебезнең бөеклеге бер милләт казанышларына гына кайтып калмый шул, әмма бу фактларны урысларның таныйсы килмәсә, татары, башкорты һ.б. халыклар үз милләтенең горурланырлык күренешләре хакында белми кала.
Артур Дрекслер: «Тарихны җиңүче яза, шуңа анда җиңелгәннәр турында искә дә алынмый» дип язып калдырган. Нәкъ җиңелүченең корал итеп әзерләнгән материаллары аркасында тарихи яктан гаять кыйммәтле аудиоязмалар сакланып кала. Аларны халыкка җиткерү, кайтару эшен режиссер, тәрҗемәче, оператор, журналист Насур Юрушбаев үз җилкәсенә ала.
Читтә яшәп үз халкыңны кайгырту, киләчәктә, бәлки, тиешенчә бәяләнерлек эш башкару – халкыңнан аерылмау, туган җирне сөю, милләтеңне хөрмәт итү дип саныйм.
Татар бишегендә үсеп тә, татарча сөйләшергә теләмәгән замандашларым, Н. Юрушбаев кебек димим, һич югы аның иҗаты аша булса да тормышка киңрәк карый ала микән?
Очрашу ахырында Насур Юрушбаев үзенең горурлыгы, шатлыгы белән уртаклашты: «Уралфильм» исемле киностудия ачу мәшәкатьләре белән мәшгуль икән, чөнки, үзе әйтмешли, ул Екатеринбург-Уфа-Казан өчпочмагы уртасында яши. Ә мин бу иҗади үзәкнең тарихи бөтенлегебезне кайтару юлында ышанычлы терәк булуына бик өметләнәм.

 

Источник информации: Алсу Газтдинова