20 апреля 2017
Казан федераль университетында "ХХI гасыр һәм Тукай" темасына фикер алышу булды

Чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, яшьләр лидерлары катнашты. "Татар-информ" әлеге чараны онлайн күрсәтте. (http://tatar-inform.tatar/internet-tv/63/)

19 апрель көнне Казан федераль университетының Тataristica үзәгендә “ХХI гасыр һәм Тукай” темасына дискуссия ачылды.

Фикер алышу чарасында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов; Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев; Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев; Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев; Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова; филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова; югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фәхретдинова; шагыйрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатының баш референты Рүзәл Мөхәммәтшин; татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов катнашты.

Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырылды. 

Дискуссияне Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев ачып җибәрде. Әлеге чараның әһәмиятен билгеләп, ул: "Тукай - горур кеше булган, татар тыйнак булып саналса да, Тукай үз-үзенә бәя бирә белгән. Ул үзенә Пушкиннар белән янәшә урын әзерли алган шәхес", - диде.

Бәйле сылтамалар: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/19/139047/

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/19/139061/

http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/19/139059/

http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/04/20/139083/ 

http://m.tatar-inform.tatar/news/2017/04/20/139138/ 

http://m.business-gazeta.ru/article/343516 

http://idel-tat.ru/r-z-l-m-h-mm-tshin-tatarcha-s-gen-d-fajdaly/ 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова