04 февраля 2013
Иң яхшы массакүләм матбугат чарасы...

«Ел студенты» республикакүләм бәйгесен бөтен кеше зур түземсезлек белән көтә. Быел ул уку йортыбыз өчен генә түгел, татар филологиясе бүлеге студентлары өчен аеруча мөһим булды. Атна саен сагынып көтеп ала, яратып укый торган «Дарелфөнүн» газетасы «Иң яхшы массакүләм матбугат чарасы» номинациясендә беренчелекне алды. Җиңү беркемгә дә җиңел бирелми. Аның өчен бик күп тырышырга кирәк. Газетаны вакытында тапшыру өчен никадәр көч, сабырлык кирәклеген анда эшләүчеләр генә беләдер, мөгаен. Һәр мәгълүматны тулы, кызыклы һәм файдалы итеп укучыларга тапшыру өчен, «Дарелфөнүн»леләрнең күпме хезмәт куюын күз алдына китерү авыр.

Тагын бер әйбер бар: газетада төп эшне Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә беренче курста магистратурада укучы кызларыбыз башкара. Динара Әхмәтова-Миннекаева шушы көннәрдә генә КФУның татар редакциясе җитәкчесе, «Дарелфөнүн» газетасына мөхәррир итеп билгеләнде. Ул шулай ук студентларның иҗатын барлау, аларны үстерү эшен алып бара, «Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Алинә Садыйкова хәбәрче булып эшли. Газетада рәсми чараларны яктырту, төп сәхифәләрне алып бару Алинә өстендә. Бүлегебезнең 5 курс студенты Зилә Фәсхиева да биредә тәҗрибә туплый. Кызларның татар милләте, яшь буын, уку йорты өчен тырышканнары барыбызның да күз алдында. Аларга алга таба да зур иҗади уңышлар телибез. Татар филологиясе бүлеге студенты Нәҗипова Эльвина