06 марта 2017
Хушлашу сүзе

Бүген университет зур югалту кичерә. Фәнни җәмәгатьчелек ярты гасыр гомерен уку йортына багышлаган, югары профессионал, тәҗрибәле педагог һәм танылган тел галиме, меңләгән укытучы-мөгалимнәрнең остазы Марат Әбрар улы Сәгыйтов белән мәңгелеккә саубуллашты.

Марат Әбрар улы 1929 нчы елның 3 нче октябрендә Кайбыч районының Кече Кошман авылында дөньяга килә. 1936-1943 елларда Кече һәм Олы Кошман мәктәпләрендә укый. Аның әтисе – Әбрар Сәгыйди үз чорының танылган шагыйре һәм журналисты була. Кечкенә Маратның балачагы һәм үсмерлек еллары коточкыч авыр сугыш елларына туры килсә дә, әдәби китаплар белән кызыксынуы аңа сугыш афәтенең кыенлыкларын бераз җиңеләйтә. Авыл, район үзәге китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Күренекле татар әдипләренең әсәрләре белән бергә, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен дә кызыксынып, бирелеп укуы аның гыйлем дөньясына сәфәренә этәргеч бирә. Иреннән бик яшьли дүрт бала белән тол калган әнисе дә, тормыш кыенлыкларына карамастан, балаларына дөрес тәрбия бирә алган, белем-гыйлем дөньясына туры юлны күрсәтергә омтылган.

1943 нче елда язмыш җилләре Марат Әбрар улын Казанга алып килә. Ул 49 нчы татар урта мәктәбендә белем ала башлый. Аяусыз сугыш еллары, ачлык-ялангачлык булачак галим күңелендә мәңге төзәлмәс яра булып кала. Әмма укуга, гыйлемгә омтылышы һич кенә дә сүнми аның, урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлап чыга. Белемгә омтылышы аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Биредә ул Латыйф Җәләй, Гази Кашшаф, Мөхәммәт Гайнуллин һәм башка күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, татар һәм рус филологиясеннән төпле һәм нигезле белем ала.

V курста укыганда ук Марат Әбрарович нәшриятнең матур әдәбият бүлегендә эшли башлаган булса да, тарих-филология факультетының Гыйльми Советы аны Ленинград университетының филология факультеты каршындагы рус теле буенча вуз укытучылары әзерләү курсларына җибәрергә карар кыла.

Биредә ул Б.А.Ларин, А.М.Бабкин, М.А.Соколова, М.И.Матусевич, Л.Р.Зиндер кебек күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый һәм гамәли дәресләрдә тел материалын анализлау күнекмәләрен үзләштерә. Булачак галимнең  ул еллардагы хыял-теләге гомер озаклыгы белән чынга аша, кабул була. Еллар үтеп укытучы-галим булгач та ул әлеге педагоглар биргән гыйлемне, һөнәри тәҗрибәне, осталыкны үзендә куллана.

Курсларны тәмамлагач, РСФСР мәгариф министрлыгы аны 1953 елда Казан дәүләт педагогия институтына эшкә билгели. Рус теле кафедрасында урын булмау сәбәпле, ректорат карары нигезендә аңа аспирантурага керү һәм диссертация язу эшенә керешү тәкъдиме ясала. Марат Әбрарович әлеге тәкъдимне бик хуплап кабул итә һәм керү имтиханнарын уңышлы тапшыргач, ул аспирантурада укый һәм читтән торып уку бүлегендә эшли башлый.

Аспирантураны тәмамлап, профессор М.Ә.Фазлуллин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясен яклагач, 1964 нче елда аңа филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Ә әлеге фәнни хезмәте исә СССР фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күренекле тюрколог А.Н.Кононов, М.Гайнуллин һәм А.М.Муждабаев кебек галим-профессорларның уңай бәясенә лаек була.

1968 нче елда Югары аттестация комиссиясе тарафыннан Марат Әбраровичка доцент исеме бирелә. Соңрак исә ул профессор дәрәҗәсенә үк күтәрелә.

Марат Әбраровичның безнең уку йортындагы эшчәнлеге югары мактауларга һәм соклануга лаек. Ул педагогик уку йортында төрле елларда “Хәзерге татар әдәби теле” циклына караган теоретик курсларны эшләде һәм укытты. Озак еллар буе ул төп методологик лингвистик курсларны алып барды. Әйтик, “Тел белеменә кереш” һәм “Гомуми тел белеме” курслары шундыйлардан.

Марат Әбраровичның педагогик-фәнни эшчәнлегенең тагын бер уңай ягы – ул дистә елдан артык фольклор-диалектологик экспедицияләргә җитәкчелек итте. Үзенең студентлары белән Россиянең төрле төбәкләренә сәфәр кылды. Милләттәшләребез күпләп яшәгән җирләрдә халкыбызның күңел җәүһәрләрен, җырларын, әкиятләрен җыеп, тел-сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнде. Милләтебезнең күңел байлыгы барлауда, өйрәнүдә, кире кайтаруда галимнең кылган гамәлләре, тынгысыз хезмәте һичшиксез игътибарга лаек.

Татар тел белеменең һәртөрле тармакларында М.Ә.Сәгыйтовның 70 тән артык фәнни эше басылып чыкты. Ул “Россия педагогик энциклопедиясен”, академик “Татар грамматикасын”, “Татар энциклопедик сүзлеген”, “Хәзерге татар әдәби теле” (1969) һәм “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” (1972) дәреслекләрен төзүдә катнашкан авторларының берсе. Аның тарафыннан “Фонология: идея һәм проблемалар” уку-укыту ярдәмлеге һәм “Гомуми тел белеме”, “Тел белеменә кереш” һәм “Татар диалектологиясе” буенча программалар эшләнде. Ул шулай ук күренекле тел галимнәренең мирасын яхшы белә иде. Г.Алпаров, Ш.Рамазанов, М.Фазлуллин һәм Н.Хәким кебек күренекле галимнәрнең гыйльми эшчәнлекләрен барлап һәм өйрәнеп милләттәшләребезгә җиткерүдә зур көч куйды.

Диссертация эшләренең фәнни җитәкчесе һәм рецензенты, шулай ук рәсми оппоненты буларак, М.Ә.Сәгыйтов Татарстан Республикасы яшь галимнәрен әзерләү эшендә дә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Марат Әбрарович студентларын гыйльми эзләнүләргә тарту, фәнни белемнәрне популярлаштыру кебек зур эшләрдә дә башлап йөрүче булды. 30 елдан артык ул татар теле буенча студентларның фәнни түгәрәген җитәкләде.

Марат Әбраровичның туган телне үстерүдәге фәнни-педагогик хезмәтләре югары бәяләнде. Ул “Хезмәт ветераны”, “РСФСРның мәгариф отличнигы” һәм “Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүдә мактаулы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.

Ярты гасырдан артык уку йортыбызга армый-талмый хезмәт иткән, тел белеме кебек катлаулы һәм мактаулы фән дөньясына тугры калган остазыбызга, коллегабызга без тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Марат Әбрар улының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара

багланышлар институты хезмәткәрләре