30 ноября 2016
"Мәңгелек илнең мәңгелек теле"

2016 елның 24-25 ноябрь көннәрендә Астана каласының бик тә дәрәҗәле “Назарбаев Университеты”нда тел, милләт мәсьәләләренә багышланган Халыкара симпозиум булып узды. Казакъстанның бәйсезлек алуына 25 ел тулу уңае белән оештырыган бу чарада, АКШ, Төркия, Азәрбайҗан һәм кайбер башка илләрнең галимнәре, Казакъ мәмләкәтенең күпләгән фән, мәдәният әһелләре, хөкүмәт, парламент, җәмәгатьчелек вәкилләре белән  берлектә, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов та катнашты, симпозиумның пленар утырышында беренчеләрдән булып “Казакъ – татар әдәби бәйләнешләре” темасына доклад ясады.

Казакъстанда булу көннәрендә Казан профессоры күп кенә  галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре [болар арасында атаклы рәссам Камил Муллашев, тарихчы, тюрколог Юлай  Шамилуглы (ул хәзер Назарбаев Университетында эшли) да бар)], парламент депутатлары белән очрашты, Евразия университетында урнашкан Каюм Насыйри гыйльми-мәдәни үзәгендә милләттәшләребез оештырган кичәдә халкыбызның тарихы, рухи-әдәби мирасы, казакъ-татар бәйләнешләре хакында доклад сөйләде, күп санлы сорауларга  җаваплар бирде.

Мәгълүм ки,  күптән түгел Астана каласында казакъ телендә “Суйнбике” исемле китап дөнья күргән иде (“Foliant” басмаханәсе, 2016. – 192 б.). Авторлары – язучы-журналист Шәрбану Конакбай кызы Бейсенова һәм шагыйрә,  Евразия университеты профессоры Җанат Әскәр кызы Аймухамбет (Аларның Казанда да  булганы бар). Китап затлы, рәсем-иллюстарцияле (Арада Б.Урманче, К.Муллашев ясаган сурәтләр дә бар). Бу фәнни-популяр һәм әдәби басма Идел буе һәм Себер татарларының мәшһүр хатын-кызлары Сөембикә һәм Сүзгә турында. Х.Миңнегулов Дәүләт китапханәсендә “Сөембикә...” китабын тәкъдир итү (презентацияләү)  кичәсендә чыгыш та ясады (анда Астананың күпләгән зыялылары катнашты). Ул бу басманың чыгуын, гомумән, хуплады. Әмма тәнкыйди фикерләр дә әйтте. Аның фикеренчә, китапта бу ике ханбикәнең татар белән бәйләнешләре тиешенчә  сурәтләнмәгән, алар шактый дәрәҗәдә казахлаштырылган.

Шунысы да мәгълүм булсын: күптән түгел Астанадагы урамнарның берсенә Сөембикә исеме бирелгән.

Халыкара симпозиум материаллары

 

Источник информации: Х.Йосыпов