23 ноября 2016
Читекле студентлар

22 нче ноябрь көнне Сәләт медиаүзәге безнең татар журналистикасында укучы беренчеләрне багышлау максаты белән бергә җыйды. Форсаттан файдаланып, өлкәнрәк курсларның җәйге практика нәтиҗәләрен дә белдек. 
Студентларга багышлауны һәр ел саен беренче курс студентлары әлеге чараны  зур түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки бу көндә әле кичә генә мәктәп парталары артында утырган укучылары кафедраның барлык укытучыларын һәм студентларын бергә туплаган бер зур гаиләнең әгъзалары дип исәпләнә башлыйлар.
Башка елларда багышлаулар табигать кочагында уздырыла торган  булса да, быелгы көз аяз, җылы көннәре белән сөендермәде, шунлыктан  беренчеләрне бердәм гаиләгә кабул итү Сәләтнең актлар залында уздырылды.  4 нче курс студентлары тарафыннан оештырылган әлеге чара бик җылы, дустанә мөнәсәбәттдә үтте. Төп игътибар беренче курс студентларына юнәлдерелгән булса да, кафедрабызны алдагы елларда тәмамлаган билгеле журналистлар Гөлназ Сәфәрова, Зөлфәт Зиннуров һәм Данил Сәфәров очрашуны тагын да җанландырды. Аларның тормышка карашлары өчесенең өч төрле булу сәбәпле, студентларның сорауларына биргән җаваплары, хәтта үзара бәхәсләре яңадан-яңа темаларга җирлек булды, тагын да уйландырды. Мәсәлән, хезмәттә уңышка ирешү темасын гына алыйк. Аеруча Данил Сәфәровның җавабы кызык тоелды: аның фикеренчә уңыш – ул өч өлештән тора: финанс ягы (ягъни эш табыш китерергә тиеш), танылу (газетада укучылар арасында, телевизорда караучылар арасында), иҗади яктан ачылу, ягъни эш сиңа ошарга, эчке энергияңне ачарга ярдәм итәргә тиеш – менә шушы очракларның барысы сакланганда гына кеше чын мәгънәсендә уңышлы санала. Шулай ук, “йолдыз” чире, танылганлыкның уңайсызлыклары, журналист һөнәренең уңай һәм кимчелекле яклары, танылган шәхесләребезнең нинди газета-журналлар яисә интернет басмаларны күзәтеп барулары турында да фикер алышынды. Чарада кунакларыбызның тормышка карашлары, хәтта балалар тәрбияләүгә мөнәсәбәтләре кебек мәсьәләләр дә зур бәхәсләр уятты. Гөлназ Сәфәрова, баласын төрле яклап камил тәрбияләргә теләп, кечкенә улын күпләгән  түгәрәкләргә йөртсә, Зөлфәт Зиннуров исә бу яктан балаларны артык “тинтерәтмәү” ягында икән, ирек бирергә өнди ул. Аның дөньяга карашлары буенча, баланың язмышына кысылмаска кирәк, чөнки кеше үз хаталарына абынып, шулардан өйрәнергә тиеш, кеше сүзе, хәтта ана сүзе белән язмышларны җимерергә, гомерлек бәхетсез итәргә мөмкин дип саный ул. 
Ә сез әгәр дә Гөлназ Сәфәрованың журналистика өлкәсен сайламаган булса, кем булып китәсен белә идегезме?! Очрашуда катнашучылар моңа да җавап таптылар. Әлбәттә, журналистларыбыз үз һөнәрләреннән дә яхшыны күрмиләр, тик шулай булса да, башка профессияне сайларга туры килсә, Зөлфәт Зиннуров -  шофер, Гөлназ Сәфәрова – чит телләр өлкәсе белгече булырлар иде, ә Данил Сәфәров үзен икьтисад өлкәсендә сынап караса да, әлеге һөнәр аның күңеленә ятып бетмәгән икән.
Зал тулы журналист булгач, уен-көлке, урынлы үткен сүз, юмор әлеге очрашуны тагын да дәртләндереп һәм тулыландырып җибәрде. Беренчеләргә магистрантлар да, югары курс студентлары да, мөгаллимнәр һәм килгән кунакларыбыз да үз киңәшләрен бирде: “Һәр өлкәдә үзегезне сынап карагыз, алга омтылыгыз!” - дигән изге теләкләрен юлладылар.
Беренчеләр дигәннән, шуның белән язмамны төгәллисе идем дә, беренчеләр турында гомумән язмаганмын!  Ә кичә нәкъ алар өчен оештырылды бит! Быел татар журналистикасына 10 студент керде: 3 егет һәм 7 кыз. Алар тарафыннан тамашачыларга КВН элементлары белән чыгыш күрсәтелде: әле яңа гына студент булсалар да, инде нинди студент чоры проблемаларына юлыгулары, чишелешләр эзләүләре кебек җитди темалар юморга төрелеп күрсәтелде. Әле уку елы башлануга 3 ай гына, әмма 1 нче курслар бик тату һәм бердәм. Юморга гына түгел, җитди уй-фикер йөртергә дә сәләтле алар, үзләренең тормышларын да журналистика белән аңлы рәвештә бәйләгәннәр, һәрберсенең энергиясе ташып тора, журналист татар теленең чын мәгънәсендә сакчысы да, үстерүчесе дә икәнлеген беләләр, хәтта киемнәре дә шуны исбатлый: кызлар милли читекләрдән килделәр. Дулкынланган тавышлар беравыздан: “Бу буталчык та, авыр да тормышта гадел  һәм үз эшебезгә тугъры журналистлар була алырбыз дип ышанабыз һәм сүз бирәбез” дип кабатлый. Чын йөрәктән чыккан сүзләр, мөгаен, берәүне дә шик астында калдырмагандыр.
Ә соңыннан инде түгәрәк өстәл янында җыелып тәмләп чәйләп, фотоларга төшеп, алдагы елларда булган кызык хәлләрне сөйләшеп, багышлауларның күңелле мизгелләрен хәтерләрдә яңартып, уен-көлке белән үткәреп җибәрдек.


Источник информации: Айсылу Нигъмәтҗанова, Лилия Туктарова фотолары