03 ноября 2016
"Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме" Халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды

3 нче ноябрь "Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме" Халыкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды.

Фәнни-гамәли конференциядә түбәндәге мәсьәләләрне чагылдырган чыгышлар тыңланды:

1. Татар теленең теоретик аспектлары: традицияләр һәм инновацияләр.

2. Туган тел экологиясе.

3. Телләрне өйрәнүдә чагыштырма метод.

4. Мәдәни багланышлар һәм полилингваль нигездә белем бирү.

5. Глобализация чорында тел, әдәбият һәм мәдәният багланышлары.

6. Яшь галимнәр хезмәтләрендә Казан лингвистика мәктәбе традицияләре.Конференция кысаларында «Хәзерге татар теле орфографиясе һәм орфоэпиясенең актуаль мәсьәләләре» дигән түгәрәк өстәл утырышы булды.

Тел белеме буенча конференциянең халыкара мәйданга чыгарга хакы бар - Гөлшат Галиуллина.

Бу турыда тулырак мәгълүмәтне түбәндәге сылтама буенча карау мөмкин: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/02/129018/

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова