31 октября 2016
БЕРДӘМ ДИКТАНТ

Бүген төнлә болынга бик мул булып чык төшкән икән, әле дә кибеп беткәне юк. Үләннәр юеш, ямь-яшел, чәчәкләрдә энҗе бөртегедәй түгәрәк тамчылар җемелди, Түреш өстендә ефәктәй юка гына ак томан тибрәнә. Көн тымызык, эссе, бөркү. Бөтен әйләнәдә тын гына, әмма өзлексез бер хәрәкәт сизелә. Үлән сабакларында ниндидер бөҗәкләр әрле-бирле ашыгып йөриләр, кайбер чәчәкләргә күбәләкләр ябышып сеңгәннәр дә, аерылырга теләмичә, бары канатларын гына җилпеп куялар, ә кайбер зуррак чәчәкләр эченнән төклетуралар, тузанга баткан йонлач тәпиләрен көчкә сөйрәп, ава-түнә чыгалар. Ләкин шулай да бу тын хәрәкәттә, колак салыбрак тыңласаң, тонык кына гүләү, нечкә генә безелдәү өзлексез ишетелеп тора. ...Барам, туктыйм, колак салып торам. Тагын кузгалып китәм, тагын туктыйм. Үлән арасында мәш килгән хисапсыз кортларга, бөҗәкләргә озак кына карап торам. Аннары күтәрелеп, ерактагы күксел киңлекләргә бер гаҗәпләнеп карыйм, йа дөнья, нинди киң, нинди иркен син! Әмма шушы чиксез, нурлы иркенлектә, шушы иркә, назлы, йомшак табигать кочагында мин үземне нигәдер бик ялгыз тоям. Күңелемне ниндидер сәбәпсез сызлану, моңаю гел биләп тора кебек... Бөтен җанымда әллә нинди бер тирән кичереш бара... Нигә соң ул алай?!

Минем ундүрт яшьлек чагым. Мин күп уйланам, бик аз беләм. Тормыш нәрсә, бәхет нәрсә, мәхәббәт нәрсә ул?! Бигрәк тә мәхәббәт дигән серле ут, оят булса да әйтим, минем йөрәгемә үрмәли башлады. Тиздән шуның кабынып китәсен ничектер йөрәгемнең бөтен тамырлары белән тоеп торам, әмма мин әле аны һич аңлый алмыйм. Чынлап та, нәрсә соң ул рәхимсез һәм котылгысыз мәхәббәт?..

Әйе, бу минем ундүрт яшьлек чагым. Мин гел нидер көтеп яшим. Хыялым бары киләчәктә генә... Киләчәк мине дәшә, чакыра, әллә ниләр вәгъдә итә...

Әмирхан Еники. "Җиз кыңгырау" (250 сүз)

Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 5 томда. 1 том. − Казан: Татарстан кит. нәшр., 2000. − Б. 275.