31 октября 2016
"Казан утлары" журналы бездә кунакта

27нче октябрь көнне КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге тюркология һәм татаристика югары мәктәбе студентлары “Казан утлары” журналы редакциясе белән очрашуда булды. Традиция буенча инде ничәнче ел үткәрелә торган әлеге чара, бу юлы да җылы атмосферада үтте.

Очрашуда “Казан утлары”ның баш мөхәррире, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Ильфак Ибраһимов) журналның бүгенге көндәге торышы, әдәби-сәяси мәйданда тоткан урыны белән якыннан таныштырды,  шигырьләрен укып китте.

Кичәне җанландырып, аңа сатирик рух бирүче күренекле шәхес -прозаик Камил Кәримов булды. Ул тормышындагы якты истәлекләр белән уртаклашып, уен-көлкегә бай булган әйтемнәрен укып китте,  “Казан утлары” журналының мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов исә “Казан утлары”нда барган иҗади конкурсларда катнашырга чакырды.

Журналның электрон вариантларын кайдан һәм нинди социаль челтәрләрдән табып, кулланып булганлыгын бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев аңлатып китте. Аның тарафыннан укылган “Азатлыкка атлый татар улы” дигән шигырь студентларга аеруча көчле тәэсир итте.

Әңгәмәне дәвам итеп, кичәне оештыручы филология фәннәре докторы, доцент Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева: “Татар журналлары булу – татар телен, милләтебезне саклау өчен кирәк,” – диде. Очрашуга килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Очрашу азагында редакция тарафыннан барлык студентларга да  “Казан утлары” журналы таратылды. Киләчәктә мондый очрашулар, җылы әңгәмәләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Тулырак фоторепортаж