21 октября 2016
Татар кешесе булу – горурлык

20 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары Татарстан Республикасының премьер министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Кайгыртучанлык Советы әгъзасы Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин белән очрашты.

Очрашуны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р. Җамалетдинов ачып җибәрде һәм мондый очрашуларның инде традициягә әйләнүе турында әйтте.

Казан университетының тарих, филология факультетының элекке студенты буларак, Равил Калимуллович сүзне студент еллары истәлекләреннән башлады. Аннары Мәскәүдәге татарлар тормышыннан бик күп мәгълүмат бирде, вәкиллек үткәргән чаралар турында сөйләде. Мәскәүдә яшәп, зур дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребез, якташларыбыз турында ишетү студентлар өчен бигрәк тә кызыклы булды.

Бүгенге көндә вәкиллек каршында табиблар, хәрбиләр, мәгълүмат чараларында эшләүчеләр, укытучыларны берләштергән клублар эшли икән. Әлеге клубларда әгъза булыр өчен кеше әйтелгән һөнәрләр буенча эшләргә, милләте белән татар булырга тиеш. Шул ук вакытта заманында Татарстанда яшәгән, укыган яки эшләгән башка милләт вәкилләре дә клуб эшчәнлегендә катнашырга мөмкин. «Без хөкүмәт структурасы, Татарстанда төрле милләт вәкилләре яши, шуңа күрә без бу клубларда башка милләт вәкилләрен дә күрергә шатбыз» – дип белдерде Равил Әхмәтшин.

Р.К.Әхмәтшинның чыгышын аудитория җылы кабул итте. Укытучылар, студентлар бик күп сораулар бирделәр.

Очрашуның икенче өлешендә Р.К.Әхмәтшин Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе укытучыларына «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлеге» медален һәм шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилованың рәхмәт хатларын тапшырды.

 

Источник информации: Илсөяр Нуретдинова