12 сентября 2016
"Казанский репортер"га эшкә килегез...

9 сентябрь көне 4 курс студентлары танылган журналист белән әңгәмәгә җыелды.

“Журналистика – сәләт кенә түгел, ә күңелеңне ачып салу, уңай яки тискәре эшләреңне тану да”, - дип сүзен башлады Антон Райхштат.
Хәзерге вакытта журналист “Эш урыны” дигән яңа проект өстендә эшли. Бу проектның асылы – кызыклы һөнәр ияләренең эш урыннарын 360 градуслы панорама итеп төшерүдән гыйбарәт. Безнең очрашу алдыннан булган көнне дә ул нәкъ менә шул проект өчен төшерүләрдә булган. “Очрашуга әзерләнеп килмәдем, ул импровизация форматында узыр”, - дип әйтте ул. 
Антон Райхштат рус географик җәмгыятенең су асты фәнни-тикшеренү отряды әгъзасы да икән. Алар поляр экспедицияләргә йөриләр. Сүз уңаеннан, аларның соңгы экспедицияләре бик уңышлы үткән. Аның турында “The Guardian”, “The Washington Post”, “BBC”,“National Geographic”, “Discovery” кебек югары дәрәҗәдәге чит ил басмалары да язган. “Казанский репортер”да исә бу экспедициянең көндәлеге чыгып бара: теләгән кеше аны бүген дә укый, карый ала. 
Антон Райхштат өстенлекне репортажларга бирә. Журналист сүзләренчә, репортаж жанры – иң отышлы һәм тиешенчә бәяләнмәгән жанр. Исеменнән күренгәнчә, “Казанский репортер”ның нигезен нәкъ менә шул жанр тәшкил итә дә инде. Цензура аркасында бар нәрсәне дә язып булмаса, репортаж бу мәсьәләне чишәргә ярдәм итә. Ләкин репортаж сыйфатлы булырга тиеш. Яшь журналистларның күбесе арасында таралган иң зур хата – башкалар күргәнне генә күрү, шуның белән чикләнү. “Мисал өчен, “Сплин” концертын алыйк”, - ди Антон Райхштат. Журналист башкалар белән бергә залга кереп концерт тыңлый, ә иң кызыгы бу вакытта сәхнә артында, сәхнәдә концерт беткәч була. Ул сәхнә артын да күрергә тиеш. 
Репортажлар төшергән вакытта, Антон Райхштатка, эшен калдырып, кешеләргә ярдәм итәргә туры килә. Шуның белән бәйле рәвештә студентларда мондый сорау туды: “Ничек эшләсәң дөрес була: бернигә карамый төшерүне дәвам итсәңме әллә ярдәмгә ташлансаңмы?” 
“Дөресен генә әйткәндә, кайвакыт качсаң дөрес була. Үзеңнән герой ясау кирәкми. Кайвакыт төшерүне дәвам итү, кайвакыт ярдәм итү дөрес була. Мин күпвакыт кача идем һәм моны куркаклык дип санамыйм. Кайбер ситуацияләрдә ярдәмгә чакыру, булышырлык кешеләр эзләп китү иң кулай вариант. Безнең культура качу кыйммәтен бәяләп бетерми. Кайвакыт (журналистикада да) бәрелештән китү мөһим.”
Кремльдән киткәч, Антон Райхштатны эшкә чакырып, күпләп тәкъдим ява. Әмма, аның сүзләренчә, ул шундый үсеш стадиясенә җиткән булса кирәк, журналистның буш урында үз куллары белән ниндидер яңа әйбер төзү теләге туа. “Иң мөһиме – син ясаган әйбер ниндидер яңалыкка, үзенчәлеккә ия булырга тиеш. Бу очракта гына ул уңышка ирешәчәк.” Моның белән исә авырлыклар килеп чыкмый. Ул үзен классик булмаган журналист дип саный. Мәгълүматны, аның фикеренчә, тәмле итеп, уен форматында бирү отышлы. Мисал өчен, аларның “Узнай наших”дигән бер кызыклы проекты бар. Әлеге проект тестлардан гыйбарәт. “Тестлар аша мәгълүмат җиткерү җайлы. Укучы өчен алар кызыклы һәм бик үтемле.” Шулай ук “Залипалово” дигән кызык продукт турында да әйтеп китәсе килә. Google карталары аша Казанның 1000 еллыгыннан бүгенгә кадәр үзгәрүен күзәтеп була. 
Безнең очрашу темасы “Бүгенге көннең актуаль проблемалары һәм журналистика” дип исемләнгән иде. Моңа карата журналист: “Проблемалар күп. Дөнья катлаулана бара. Медиа саны үсә, әмма нәрсә дөрес, нәрсә ялган - берни дә аңлашылмый. Без постмодернизм чорында яшибез: хакыйкать критерийлары калмады”, диде.
Антон Райхштат медиа арасында барган сугыш-талашларны өнәп бетерми. Алар арасында конкуренция булуы әйбәт дип санаса да. “Мисал өчен, кайберәүләр ниндидер ГМЧны юк итәм дип, үз басма продуктын ясый, бу исә бер дә дөрес эш түгел”, - ди ул. 
Ул шулай ук журналист һөнәренең күпкырлы һәм елдан-ел катлаулануы турында билгеләп үтте. Журналист, аның фикеренчә, хыяллана белергә бирелергә, үз эшен яратырга, үзенә кызык булган әйберләр турында язарга тиеш. “Беркайчан да хыялларга бирелүдән куркырга кирәкми. Үзеңне ниндидер чикләргә кую дөрес түгел. Хыяллар – үрчемсез әйбер түгел, алар безне хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә.”
Азактан исә ул студентларны “Казанский репортер”га эшкә чакырды. Үзләренә кирәкле иң мөһим сыйфат дип ул үзең булып кала белү, табигыйлык, эчке дөнья байлыгын атады.

P.S. 1 ноябрь көне “Казанский репортер” беренче туган көнен үткәрәчәк


Источник информации: журналистика бүлегендә укучы 4 курс студенты Зилия Хәбибуллина.