08 июля 2016
Рәдиф Җамалетдинов: Белгечләребезнең күпчелеге мәгариф системасына эшкә бара

КФУда күптән түгел генә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе оештырылды. Әлеге үзгәрешләр республикабызда татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерүдә яңа мөмкинлекләр ачармы, әллә бу исем алмаштыру, сүз уйнату гына булып калырмы? Бу хакта һәм, гомумән, татар телле белгечләргә ихтыяҗ мәсьәләсе турында  КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белән сөйләштек.


- КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты структурасында бу араларда гына бер төркем үзгәрешләр булды. Шулар турында сөйләп китсәгез иде.

Әйе, күптән түгел генә университетның Гыйльми совет утырышында институт структурасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Беренчедән, безнең ике төп бүлегебезнең исемнәре үзгәртеләчәк. Рус һәм чит ил филологиясе дигән бүлегебез бар иде – ул алга таба Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе дип йөртеләчәк. Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге исә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә әверелде.  Моннан тыш Рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе эшли.

-  Исем алмаштырудан соң гамәлдә нәрсә дә булса үзгәрәме соң?

– Әлбәттә, исеме генә түгел, җисеме ягыннан да үзгәрешләр булачак. Без шушы исемгә туры килә торган программалар булдыру юнәлешендә эш алып барабыз. Быелгы уку елында да без магистрлык программаларына егет-кызларны кабул итәбез. Әйтик, безнең “Татаристика” дигән программабыз бар. Монда бюджетка 12 кеше алырга ниятлибез. Тагын төрки телләр буенча магистрлык программасына да 12 бюджет урыны бирелде. Киләсе елга без тагын тюркология буенча программа ачарга планлаштырабыз. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру өчен университетның башка бүлекләреннән, Татарстан Фәннәр академиясеннән, шулай ук чит илләрдән дә галимнәрне чакыру планлаштырыла. Ягъни татаристика һәм тюркология юнәлешендә без инде алга таба максатчан рәвештә эшне оештырырга ниятлибез.  Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе атамасы чит ил югары уку йортлары белгечләре белән аралашу өчен яңа мөмкинлекләр ача.

– Хәзерге вакытта кабул итү кампаниясенең иң кызу чоры. Татар теле белгечлекләренә быел ничә студент килер дип көтелә?

- Әйе, хәзер институтка яңа студентларны кабул итү белән мәшгульбез. Шуны искәртеп узасым килә: татар теле һәм мәдәнияте бүлегенә укырга керүчеләр документларын бары тик 11 июльгә кадәр генә тапшыра ала. Калган юнәлешләргә без әле документларны 25 июльгә кадәр кабул итәчәкбез. Бу татар теле һәм мәдәнияте бүлеге белгечлекләренә үзебезнең эчке кабул итү имтиханнары булу белән бәйле. Калган белгечлекләргә абитуриентлар БДИ баллары белән генә алынса, татар теле белән бәйле юнәлешләргә егет-кызлар татар теле буенча өстәмә имтихан тапшырырга тиеш. Шулай ук без әле сәнгать юнәлешендәге белгечлекләр буенча да укытабыз – алар арасында да үз иҗади бәйгеләре оештырыла. Көндезге бүлеккә 70 бакалавр урыны, читтән торып уку бүлегенә тагын 20 урыныбыз бар. Магистрлык программаларына 47 бюджет урыны бүлеп бирелде (13-е – читтән торып укучыларга, калганы — көндезге бүлекләргә.) Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу – шактый күләмле саннар. Башка милли республикаларда бу күләмдәге кабул итү саннары юк.

– Бүген инде кабул итү кампаниясенә билгеле бер нәтиҗәләр дә ясап буладыр. Бер урынга ничә кеше дәгъва итә?

– Тулаем институт буенча алсак, безнең көндезге бүлеккә 232 бюджет урыны исәпләнә. 6 июльгә булган мәгълүматлар буенча, шушы 232 бюджет урынына 1669 гариза бирелгән иде. Читтән торып уку бүлегендәге 110 бюджет урынына 198 гариза тапшырылган. Шул исәптән Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендәге 121 бюджет урынына 541 гариза кабул ителгән. Читтән торып уку бүлегенә 53 бюджет урынына 78 гариза туры килә. Димәк, көндезге бүлеккә конкурс 1 урынга – 4.8 кеше, читтән торып уку бүлегенә 1 урынга 1,2 кеше  булып чыга. Иң ихтыяҗлысы бүгенге көндә чит телләр белән бәйле белгечлекләр.

– Татар телле мөгаллимнәргә ихтыяҗ юк дигән сүзләр елдан-ел ешрак яңгырый. Бу чыннан да шулаймы?

– Ихтыяҗ мәсьәләсе турыдан-туры яшь белгечләрнең эшкә урнашуы белән бәйле. Үзебездәге вәзгыятьтән чыгып әйтә алабыз: безнең яшь белгечләр, күпчелектә, алган белгечлекләре буенча эшкә урнашалар. Беренче чиратта, мәгариф системасына баралар. Бу, билгеле, укытучыга мөнәсәбәт үзгәрү, хезмәт хакы дәрәҗәсенең артуы белән бәйле. Кайчак хәтта яшьләр теге яки бу мәктәпкә эшкә урнашырга тели, ә урыннар юк.

- Элегрәк, барыбызга да мәгълүм, укытучылыкка мәктәптә начаррак укыган укучылар килә иде. Бүген вәзгыять ничегрәк?

– Безнең институтның төрле юнәлешләренә кабул итү баллы соңгы елларда 70тән өстә. Бюджетка укырга алынган балаларның баллары якынча 70-76ны тәшкил итә. Күргәнебезчә, бу – шактый гына югары баллар.

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында бүгенге көндә бик күп зур проектлар гамәлгә ашырыла. Каюм Насыйри институты дигән проект – татар телен Татарстаннан читтә пропагандалауга юнәлтелгән башлангыч. Бүгенге көндә аның Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта, Астанада, Бишкәктә 5 үзәге эшли. Быел тагын 2 үзәк ачу нияте бар. Моннан тыш, 2012 елдан башлап институт халык өчен татар теле буенча курслар оештыра. “Ана теле” дигән он-лайн мәктәп турында да ишетмәгән кеше калмагандыр. Шулай ук ашыгыч лингвистик ярдәм дигән бик кызыклы проектлары гамәлгә ашырылып килә: нинди дә булса кешегә татар теле, рус теле, чит телләр буенча ашыгыч рәвештә җавап аласы килә икән, ул моның өчен махсус сайтка мөрәҗәгать итә ала.  Моннан тыш институт Tatarica дигән журналны өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер итә һәм ул дөньяның төрле почмакларына таратыла. Бу проектларның барысы да республиканың Телләрне үстерү программасы ярдәме белән башкарыла.


Әңгәмәдәш – Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Источник информации: http://intertat.ru/tt/angama-tt/item/59720-r%D3%99dif-%D2%97amaletdinov-belgechl%D3%99rebez-k%D2%AFp