28 июня 2016
Тырышлыгыбыз җимеше – онытылмас сәяхәт

21 апрель көнне без, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 10.2-201 төркеме, “Иң яхшы академик төркем” исеменә лаек дип табылдык һәм кураторыбыз Денмөхәметова Эльвира Николаевна, төркем җитәкчесе Минасова Кристина Мавриковна һәм экскурсовод Гурина Наталья Анатольевна белән Санкт-Петербургка онытылмас сәяхәткә киттек.

Турист булуы рәхәт! Без бит меңләгән, әле кичерелмәгән хисләр кичереп, таныш булмаган урыннарда булып, ял итеп кенә калмадык, ә үзебезне, 4 ел буе янәшәбездә булган төркемдәшебезне икенче яктан ачтык, тагын да якынрак булдык.

Беренче көнне шәһәр матурлыгы, күркәмлеге һәм тарихи байлыгына автобус тәрәзәләре аша сокландык. Һәр урам, һәр йорт, һәр таш патшалар рухын саклый шикелле. Һәр тәрәзәдән тарих сулый. Петропавловская крепость һәм Исаакиевский, Казан соборлары  да үзләренең кабатланмас күркәмлеге, купшылыгы белән шаккатырды. Без бөтен барлыгыбыз белән тарихка чумдык. Һәрбер корылмада экскурсоводлар каршы алып, безгә кызыклы фактларга бай мәгълуматлар яудырды. Нәкъ бу вакытта Ватаның, чал тарихың белән горурлана башлыйсың, бөек бабаларның бәхетле оныклары икәнлегеңне аңлыйсың.

Әлбәттә, Россиянең иң зур һәм мәдәни-тарихи музее Эрмитажда, үзенең фонтаннары, табигый гүзәллеге белән безне таң калдырган Петергоф музей-тоюлыгында  да булдык. Санкт-Петербургны 90 елга һәм каналлар кисеп үтә һәм барлык халык өзелеп көткән ак төннәрдә без Нева елгасы буенча күперләрнең ачылуын күрдек. Меңләгән халык яр буеннар күзәтә, йөзләп кеше катер-теплоходларда Нева киңлекләрен иңли. Бу мизгелләр гомергә истә калыр дип ышанасы килә.

Үзебезгә бирелгән вакытта без парклар, мәйданнар, күңел ачу урыннарында, китап кибетләре һәм башка истәлекләре урыннарда булдык. Бу шәһәр җылы атмосферасы, мәдәни йөзе һәм кыйммәтләре, ак төннәре һәм салкын көннәре белән үзенә гашыйк итте. Безгә мондый сәяхәт бүләк иткән өчен, КФУ җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Берничә көндә шәһәрнең бөтен купшылыгын, байлыгын күреп, тоеп бетерә алмасак та, 3 көн бу шәһәргә безне гашыйк итте һәм яңадан әйләнеп кайту теләге тудырды.

Санкт-Петербургка сәяхәт безнең тырышлыгыбыз, бердәмлелегебез һәм үҗәтлелегебез күрсәткече.

Источник информации: Шиһапова Гөлүсә 10.2-201 төркем студенты