06 июня 2016
Институт кунагы- АКШ галиме

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтытнда Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшебез, Висконсин университеты профессоры, төрки телләр белгече, тарихчы галим Юлай Шамилоглу булды. Ул институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов белән очрашты. Очрашу барышында төрле мәсьәләләр турында сүз барды. Хәзерге чорда татар әдәбияты мәсьәләләре, татар теленең торышы,  институтта чыга торган журналлар (Юлай Шамилоглу «Tatarica», «Филология и культура» журналларында редколлегия әгъзасы), киләчәктә тюркология буенча планлаштырыла торган  магистратура программасының юнәлешләре турында фикер алышу булды. Шулай ук Юлай Шамилоглу бүлектә гамәлгә куела торган магистратуры программалыры белән дә кызыксынды. Кайбер дәресләрдә, мәсәлән, “Татаристика”программасында үзенең дә катнашу ихтималлыгын әйтте.

Юлай Шамилоглу Института эшләп килә торган Казан халыкара лингвистика үзәген дә карады. Үзәкнең  “Ана теле” он-лайн мәктәбе, Каюм Насыйри институты проектлары кунагыбызда кызыксыну уятты.

Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк,  сентябрь аенда планлаштырыла торган Казан сәфәре вакытында Юлай Шамилоглу бүлек студентлары белән очрашырга, аларга лекция укырга мөмкинлек табарга тырышачагын да белдерде.

 

****

Юлай Шамилоглу (1958) тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты профессоры (АКШ).  Хезмәтләре Алтын Урда, Казан ханлыгы,  татар һәм Татарстан дәүләтчелеге мәсьәләләренә багышланган.

Юлай Шамиоглу Висконсин-Мадисон университетында Якын Көнчыгыш программасы директоры, Үзәк Азия программасы профессоры, шулай ук Урта Азия телләре һәм мәдәниятләре прогаммасының директоры һәм профессоры.  

Юлай Шамилоглу – Үзәк Азия телләре буенча зур белгеч. Ул тюркология, татар, казах, үзбәк телләренең тарихы һәм хәзерге торышы белән шөгыльләнә. 100 якын фәнни хезмәт авторы.

Профессор Юлай Шамилоглу киң колачлы укытучылык эше алып бара. Чакырылган профессор буларак АКШ, Казахстан  университетларында студентларга, магистрантларга, аспирантларга лекцияләр укый. Докторлык, магистерлык диссертацияләре белән җитәкчелек итә.

Юлай Шамилоглу - Америкадагы төрки телләр укытучылары Ассоциациясе президенты, төрки-татар эзләнүләренә багышланган  басмаларның мөхәррире, Урта Азия мәсьәләләрен өйрәнүчеләр оешмасына нигез салучы, телләне өйрәнү буенча АКШ дәүләт департаментының киңәшче-консультанты.