18 мая 2016
Флорид Әгъзамов истәлегенә мемориаль такта ачыла

(Казан, 18 мая, «Татар-информ»).  Танылган педагог һәм галим, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә 19 май -Татарстан матбугаты көнендә мемориаль такта ачылу тантанасы була.

Чара сәгать 11дә Чистай урамы, 4нче йорт янында уздырыла ("Кәҗә бистәсе" метро станциясе) - Флорид Имамәхмәт улы нәкъ менә шул йортта яшәде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына КФУның журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбендә.

Флорид Әгъзамов - танылган педагог һәм галим. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. Ул 30 елдан артык кафедра, бүлек белән җитәкчелек итте, факультетны оештырды һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр университетта эшләде. Ул күп буын журналистларның остазы булды.     

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru