06 мая 2016
Тукайга багышланган "Тукай130" квест-уены.

23 апрельдә Иске-татар бистәсендә Габдулла Тукайның 130 - еллык юбилеена багышланган «Тукай130» квест-уены үтте. Әлеге чараны Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм “Ватан” яшьләр үзәге оештырды. Александр Долгов әйтүенчә, квест-уенның максаты яшь буынны Тукай иҗаты, аның мирасы, ул яшәгән урыннар белән таныштыру гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләргә гомуммилли кыйммәтләрне  таныттыру.

Әлеге квестта гимназия, лицей һәм мәктәпләрдән 14 команда катнашты.  IT лицей укучылары үз көчләрен сынап карадылар.  Уенның төп шарты – команданың исеме Тукайга бәйле булу һәм шагыйрьнең иҗатыннан бер өзек сөйләү. Шуннан чыгып, егетләр «Тукай шәкертләре» исемле команда белән чыгыш ясадылар һәм Меннибаев Амир “Бер татар шагыйренең сүзләре” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Визиткадан соң барлык командалар “И туган тел” җырын җырлады.

Квест-уены Камал театры каршында башланып китте. Һәр командага карта-схема бирелде. Картада этапларның саны һәм урнашу урыны күрсәтелгән. Этаплар тугызау иде. Шүрәле сыны янында ребуслар чишү, Кабан күленең риваятьләрен искә төшерү, “Крокодил”, “Мина” уеннарын уйнау, Тукай биографиясе буенча сорауларга җавап бирү һ.б.шундый биремнәрдән гыйбарәт иде. Һава торышының бозылып, яңгыр ява башлавы да командаларны куркытмады. Этапларны үтеп бетергәч, командалар Мәрҗәни мәчетендә җыелды. Уен тәмамлангач, командаларга дипломнар, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Тукай шәкертләре» командасын 2 урын алулары белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ