28 апреля 2016
Журналистларга Тукай якынмы?

Татар журналистикасы кафедрасының 4 нче курс студентлары “Иҗат интеллегенциясе һәм мәдәният курсы” кысаларында татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга 130 ел тулу уңаеннан ТР Журналистлар союзында әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Бу чара университетыбызда Г. Тукайны исә алып үткәрелгән чараларның берсе иде.

Кичәне ачып татар журналистикасы кафедрасы мөдире В. Гарифуллин Тукайның зур шагыйрь генә түгел, ә кыю журналист булганлыгын да билгеләп үтте. Ә Тукайны журналист буларак өйрәнгән шәхесләрнең берсе, күпъеллар дәвамында журналистика факультеты деканы булган Флорид Әгъзамов исеме белән бәйле. Нәкъ менә ул фәнни яктан Г. Тукайны журналист буларак өйрәнә, үз тикшеренүләрен “Тукай – журналист дигән китабы аша җиткерә”. Кызганыч, әлеге хезмәт идеология кысаларында язылган. В. Гарифуллин бу хезмәтне кабат бастырып чыгарырга дигән тәкъдим белән чыкты.

Кичәгә Г. Тукай әдәби музее хезмәткәрләре дә килгән иде. Студентларны музейда күптән көтелгән ремонт-реставрация эшләре белән таныштырып, аның ремонттан соң алачак йөзе турында сөйләде. Иң сөендергәне – реставрациядән соң бер зал Тукайның журналистик эшчәнлегенә багышланачак. Монеың өчен махсус экспонатлар да туплана башлаган. Мәсәлән, Тукай хезмәттәшлек иткән “Әлгасрелҗәдит”, “Фикер” газеталары тәкъдим ителәчәк, шул чор үзенчәлеген чагылдырган экспонатлар ди булачак.

Чара студентларның Тукай шигырьләрен сөйләүләренә үрелеп барды. “Су анасы” әкиятен сөйләп 4 нче курс студенты Алсу Зиннурова 1 нче урын алды. Чыгышларның һәрберсе тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Кичә җыр-моңга да бай булды – Гөлназ Гарифҗанова башкаруында “Тукай” җырын тыңладык, дәртле татар биюләрен тамаша кылдык.

Фәнни чыгышлар да тыңладык. 1 нче курс студенты Гөлназ Кадыйрова Тукайның Җаек-Казан чорында журналистик иҗатын карап үтте, ә 1 нче курс магистранты Диләрә Батршина безне Тукайның туган ягы – Арча районы Кушлавыш, Өчиле, Кырлай авылларына алып кайтты, үз туган төбәге – Әтнә районынында калган Тукай эзләре белән таныштырды.

Чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамаланды. Аны килгән кунаклар, булачак журналистлар аягүрә җырлады.

Источник информации: Раил САДРЕТДИНОВ