22 апреля 2016
"И, мөкатдәс моңлы сазым..." Әдәби-музыкаль кичә

«Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең

                                                                                       һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер».

Г.Тукай

2016 елның 18 апрель көнне Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында, Г.Тукай исемендәге Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте белән берлектә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңае белән оештырылган “И, мөкатдәс моңлы сазым...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Кичәне Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы Гөлчәчәк Сабирҗанова алып барды. Ул тамашачыларны  шагыйрь тарафыннан милли сәнгатебез турында язып калдырган кызыклы мәгълүматләр белән таныштырды. Кичә Тукай шигърияте, милли моңнар, шагыйрь шигырьләренә иҗат ителгән әсәрләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә балалар музыка мәктәпләре укучылары, студентлар,  мөгаллимнәр, Арча җирлегеннән килгән махсус кунаклар катнашты:

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитов, Татарстанның халык артисты Миңнегол Галиев, Халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова һәм Резидә Хөрмәтуллина,  Халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Зөлфия Ибраһимова, педагогика фәннәре кандидаты Илмира Камалова,  КФУ ФМБИ студенткасы Гүзәл Закирова, “Сәлам” вокаль ансамбле (җитәкчесе Россиянең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова),  музыка сәнгате һәм хореография кафедрасын төрле елларда тәмамлап чыккан “Татар моңы” конкурсы лауреаты Дамир Гасимов, Россиякүләм конкурслар лауреаты Дамир Габдрахманов һәм ул җитәкләгән Татар халык уен кораллары ансамбле, “Риваять”  ансамбле курайчысы, халыкара конкурслар лауреаты Фәридә Диярова, 16 нчы номерлы балалар музыка һәм хор мәктәбе укучысы Әминә Бикмөхәммәтова катнаштылар.

Арча мәдәният йортының “Затлы” вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлчәчәк Сабирҗанова)  кичәнең махсус кунагы булды.

Кичәдә Г.Тукай шигырьләренә композиторларыбыз иҗат иткән түбәндәге әсәрләр башкарылды:

“Кызыклы шәкерт” (Р.Гатауллин),  “Туган авыл” (А.Монасыйпов), “Шагыйрь» (Р.Яхин), татар халык көе “Тәфтиләү”, “Бишек җыры” (Р.Еникеев эшкәртүендә). Шулай ук, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан “Andante”, “Шайтан биюе” яңгырады.

Кичә традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Барлык катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.