18 апреля 2016
"Тәрәзә" төркеме "Татар дозор-2016" квест-уенында.

17 апрельда Казанның Бауман урамында “Татар дозор 2016” квест-уены үтте. Чараның максаты — социаль-актив яшьләрдә милли мәдәниятне һәм туган телне саклауда җаваплылык хисе тәрбияләү. Быел квест сигезенче тапкыр үткәрелде. Һава торышының сүрән, яңгырлы булуы командаларга квест үтәргә бер дә комачау итмәде. Үткән ел белән чагыштырганда командалар саны ике тапкырга артык иде. 31 команданың 25се мәктәп, лицей, гимназияләр булса, 11е студентлар командасы иде. Яшь аермасы булганга, билгеле, биремнәр дә аерым иде.

“Татар дозор” уены “Ә” хәрефен ясау флешмобы һәм командаларның визиткасы белән башланып китте.  Һәр команда креатив һәм кызык формада үзләрен тәкъдим итте. Тәбрис Яруллин, командаларга уңышлар теләп, конвертларны эләшкәч, уенны башлауга старт бирде.

“Тәрәзә” төркеме егетләре җитәкчеләре Лилия Йосыф кызы белән быел да уенда катнаштылар. Барлыгы 25 этап  үтеп төрле биремнәр үтәделәр. Беренче этаплары “Эрмитаж” бакчасында башланып, шул ук ноктага кире әйләнеп кайтырга тиеш иделәр. Шулар арасында Актерлар йорты, Лядской бакчасы, Болгар радиосы бинасы, Кекин йорты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Ленин бакчасы, Бутлеров һәйкәле, КФУ, Нәшрият йорты, Ибис кунакханәсе, Фукс йорты, Чәк-чәк музее, Киров исемендәге парк, Иске татар бистәсе, Г.Камал театры, “Шәрык” клубы, Миллениум паркы, М.Вахитов һәйкәлен атап үтәргә була. Оештыручылар нокталарда командаларны каршы алып, аларга төрле сынаулар бирделәр. Бу нокталарда егетләр рәссам, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, сценарий язучы, биюче, җырчы булып алдылар. Кайбер нокталарда  ребуслар, кроссвордлар чиштеләр,  vkontakte, viber, twitter, skype, медь, водород, млечный путь, спутник кебек сүзләрне татарчага тәрҗемә иттеләр. Казан халкы белән татарча биеп тә, җырлап та, Һ.Такташның шигырен сөйләп тә алдылар. Әйтик, Камал театрында “Минем исемем Кызыл” спектакле актеры Илдус Габдрахманов һәм Шәрык клубында Рәдиф Кашапов каршы алса, Иске татар бистәсендә егетләрне Патша каршы алды. Иң кызыгы, төркемнәр берәр биремне үтәп, шунда ук аны  инстаграммга кертеп бардылар. Оештыручылар җавап хатында икенче ноктаның исемен язып җибәрделәр.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә билгеле булачак. “Тәрәзә” төркеме егетләренә уңышлар теләп калабыз!

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ