09 апреля 2016
"Тәрәзә" төркеме "Татар дозор - 2016" квестына әзер!

IT лицейның “Тәрәзә” төркеме быел да үзләренең көчләрен “Татар дозор” квестында сынап карарга булдылар. Егетләрнең квестта 4нче тапкыр катнашулары. Алдагы елларда 2,3 урыннар алган булсалар, быел да урын алып кайтуларына өметләре зурдан.

“Татар дозор” квестында катнашу гариза җибәрү белән генә чикләнеп калмый. Һәр елдагыча командалар өй эше алып, төрле биремнәр үтәргә тиешләр. Быелгы өй эше үткән елдагыдан әзрәк булса да, катлаулылыгы белән бер дә аерылмый. Өй эше ике биремнән тора. Беренчесе, бер генә телдә язылган такталарны фотога төшерү. Икенчесе, урамга чыгап, команда белән  шәһәрнең урамнарында  “Ә” хәрефен ясарга кирәк һәм ясау процессын видеога төшереп сайтка кертергә. Чыннан да, биремнәрне эшләү егетләрдән теләк кенә түгел, ә креативлык, иҗадилык таләп итә. Ә идеяләр бихисап иде. Идеяләрне сайлап алырга, видеога төшерергә булышучы һәм егетләрне рухландыручы, аларга һәрвакыт ярдәмгә килүче җитәкчеләре Кәлимуллина Лилия Йосыф кызы. Квестка әзерләнү вакытында егетләр лицей укучыларын гына түгел, ә укытучыларны, җитәкчеләрне һәм универсиада авылы студентларын да җәлеп итәргә тырышты. Үз чиратында, укучылар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты һәм “Бердәмлектә – көч!” булуын раслады.

“Тәрәзә” төркеменә квест-уенында уңышлар телибез!

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ