31 марта 2016
"Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары"

30 март көнне КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Язучылар союзы белән берлектә, Рәдиф Гаташның 75 яшьлек юбилей кичәсе булып узды.

Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Рәдиф Гаташны күркәм бәйрәме  белән котлап, кичәне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Юсыф улы Миңнегулов  ачып җибәрде һәм ул Рәдиф Гаташның татар әдәбияты, шигърияте үсешенә керткән өлеше турында сөйләде.

Юбилярны котлаучылар арсында КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Камалиева Эльвира Рафаэль кызы, Президентның әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерү фонды директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, Татарстанның халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рафис Корбан һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, әдәбият галиме, шагыйрь һәм нәшир Мөдәррис Вәлиев һәм башкалар бар иде.  

Кичә барышында шагыйрьнең туган җиренә, әти-әнисенә, сөекле халкына, газиз теленә карата олы мәхәббәт хисләре белән язылган шигырьләре яңгырады. Рәдиф Гаташ сүзләренә язылган җырларны Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, күпсанлы конкурс-фестивальләр лауреаты Энҗе Шәйморзина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Гөлназ Җиһангирова – ГөлҖиһан һ.б. башкарды. Композитор һәм виртуоз баянчы Геннадий Максимов исә күпләрне музыка белән сихерләде.

Рәдиф Гаташ – татар шигъриятендә борынгы Шәрекъ поэзиясе традицияләрен дәвам итүче, газәл һәм робагый жанрларын үз итүче иң күренекле шагыйрьләрнең берсе. Һәм ул чын чын мәгънәсендә остаз да. (Арабыздан киткән Зөлфәт, Наис Гамбәр, Рафаэль Сибат аны, яратып, һәрчак “хәлфәм” дип дәшә торган булганнар). Аның шигырьләре яшьләрне тәрбияли, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Шуңа күрә шагыйрьнең:

Күп нәрсәгә өйрәткәнсең, Тормыш!

Җырларга, еларга.

Югалганны эзләргә, табарга,

Табылмаса, чыдарга, –

дигән сүзләре кичә барышының юнәлешен билгеләде.