29 марта 2016
Тукай музеенда кунакта

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында, шул исәптән Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында да төрле әдәби-мәдәни һәм фәнни чаралар үткәрелә. Без дә моннан калышмаска булдык. 28нче март көнне без, “Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” белгечлегендә укучы 10.2-403нче төркем студентлары, кураторыбыз Т.Гыйлаҗев җитәкчелегендә, Габдулла Тукай урамы, 74нче йортта урнашкан Тукай әдәби музеенда булдык.

Музей экскурсоводы Гөлнур Равилевнаның тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы безне шагыйребезнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормышы сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы күзалдыннан кичте. Музей 1986нчы елда ачылып, хәзерге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Анда шагыйрь белән турыдан-туры бәйләнгән, Тукай яшәешенә һәм көнкүрешенә нисбәтле биш экспонат бар. Алар музейның чын мәгънәсендә горурлыгы булып торалар.

Билгеле, шундый шәхесебезнең тормышы өч-дүрт бүлмәле бинага гына сыеп бетми, аның зурлыгы Казан урамнарына чыга. Музейда булып кайткан кеше Габдулла Тукайга бөтенләй башкача карый башлыйдыр дип уйлыйм. Шәхсән ул миңа яңадан-яңа хис-кичерешләр бирде. Тукай да безнең Казан урамнарыннан атлаган икән бит! Ул да без басып торган җирдә торган. Шуны тою мине әдибебезгә тагын да якынайта: аны үзебезнеке, безне аныкы итә.

Без – Тукайлы халык!  Һәм Тукай да – татарлы әдип!

Источник информации: Сәлахова Алсу, 2нче курс студенты