21 марта 2016
Фатих Әмирхан – физик ныклык һәм рухи югарылык үрнәге

Фатих Әмирхан... ХХ йөз башы татар әдәбиятында төрле юнәлешләрдәге эзләнүләр алып барган, бер-берсенә охшамаган, ләкин әдәби иҗат таҗында бриллиант булырлык әсәрләр язган әдип, чибәр һәм зыялы, акыллы һәм талант иясе – шәхес, гомерен милләткә багышлаган кеше...

                                                                          Заһидуллина Д.Ф.

Күптән түгел Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә шушы исем астында бик фәһемле әдәби кичә булып узды. Ул татар халкының бөек язучысы Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Чара татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме, ХХ йөз башы татар әдәбияты белгече Т.Ш.Гыйлаҗев һәм әдәби тәнкыйть һәм редакцияләү юнәлешеннән белем алучы магистрларның инициативасы белән үткәрелде. Ясалган докладлар буенча фикер алышуда магистрлар һәм студентлар белән берлектә кафедра мөдире Ә.М.Закирҗанов та катнашты. 1 курс магистрлары, 2-3 курс студентлары Ф.Әмирханның тормыш юлы, киңкырлы эшчәнлеге һәм әдипнең иң популяр әдәби әсәрләре хакында чыгыш ясадылар.

Докладлар ХХ йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салган Ф.Әмирханның иҗат матурлыгын һәм шәхес буларак рухи һәм физик ныклыгын ачуга юнәлтелгән иде. Л.Фәттахованың “Ф.Әмирхан – физик ныклык һәм рухи югарылык үрнәге” (1 курс магистры), З.Зарипованың “Язучы әдәби лирикасында аталар һәм балалар тартышуының гәүдәләнеше һәм аңа минем мөнәсәбәтем” (1 курс магистры), З.Акмалованың “Яшь кеше кичерешләре тасвирлауда Ф.Әмирхан казанышлары” (1 курс магистры), С.Гыйләҗеваның “Р.Фәтхрахмановның “Ф.Әмирхан табышмагы” язмасындагы табышмак” (1 курс магистры), Й.Хөрмәтуллинаның “Электрон ресурсларда Ф.Әмирхан тормышы, иҗаты турында” (3 курс студенты) чыгышлары зур кызыксыну уятты. 2 курс студенткасы Алсу Сәләхованың язучының “Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсереннән укылган өзеге кичәдә катнашучыларны сокландырды.

Ф.Әмирханның талантлы язучы гына түгел, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм, гомумән, шул чорның иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнашып яшәгән әдибе буларак та ачылды Яшьлек дәрте ташып торган чагында – нибары 21 яшендә паралич сугып, япь-яшь калган инвалид егетнең сынмас рухы һәм яшәү үрнәге укучыны тагын бер кат уйланырга этәрде.

Источник информации: Светлана Гыйләҗева, 1 курс магистры