09 марта 2016
"Язның беренче бәйрәме"

Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, җәмгыятьтә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.

Казан Федераль университеты Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең мөгаллимнәре һәм студентлары барлык гүзәл затларны 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау уңаеннан  актлар залында уздырылган бәйрәм тантанасына җыелды.

Котлау сүзләрен Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова ирештерде. Әлеге матур датага багышлап, укучылар концерт программасын әзерләде. Бәйрәмне 1нче курс студенты Венера Кәримуллина, 4нче курс студенты Айгөл Галәветдинова һәм 3нче курс студенты Илназ Сибгатуллин алып бардылар.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале, халыкара яшь башкаручыларның “Татар моңы” җыр конкурсы җиңүчесе, “Болгар” радиосы милли музыкаль премиясе иясе Ранис Габбазов, бүлегебезнең 4нче курс студенты Алсу Габдуллина, ансамбльләр җитәкчесе Закирова Элвира Рашат кызы җырлары тамашачы күңеленә хуш килде. Күп кенә халыкара конкурслар лауреаты, ТРның халык уен кораллары солисты Айдар Вәлиевның оста итеп төрле-төрле матур көйләр уйнавы таң калырлык иде.

Шулай ук, институтыбыз каршында эшләп килүче “Ал-Зәйнәбем” һәм “Моңнар” вокаль ансамбльләре, “Яшьлек” бию төркеме берсеннән-берсе матур чыгыш ясадылар, тамашачыда горурлык һәм рәхмәт хисе уяттылар.

Студентлар да, мөгаллимнәр дә түземсезлек белән көткән, бүлегебездә оешкан, танылган “Tatar-Team” КВН командасының сәхнәгә чыгуы һәрвакыттагыча куандырды. Ул гына да түгел, шушы көннәрдә генә “Сәләт” КВН ЛИГАсының чемпионнары булган “Шырпы” КВН командасы институт кысаларында үзенең беренче чыгышын ясавы зур яңалык булды. Яшь буынның иҗатын да тамашачы яратып кабул итте.

Әлеге бәйрәм уңаеннан интернет челтәрендәге безнең бүлек төркеменә студентлар игътибарына дип хатын-кыз укытучыларыбызга карата табышмаклар тәкъдим ителгән иде. Бүлегебезнең студентлар деканы Элвина Нәҗипова әлеге викторинага нәтиҗәләр ясады. Күпчелек табышмакларга туры китереп дөрес җавапларны бирүче 4нче курс студенты Илсөя Галиәкбәрова җиңүче дип табылды. Аңа бүләккә “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” кино премьерасына билетлар тапшырылды.

Шундый күркәм нотада концерт тәмам булды, күңелләрдә исә язлы бәйрәм һәм бәйрәмле яз рухы уелып калды.

Источник информации: II курс студенты, Алия Мәссарова