17 декабря 2012
Ел студенты – 2012

Кышның салкын көннәре һәм сессиянең кызган мәле булуына карамастан, студентлар күңелендә һәрвакыт яз, җылылык, күңелсезләнеп утырырга һич кенә дә вакыт юк! 14 нче декабрь көнне без моңа янә бер кат инандык! Казан федераль университетының актлар залында булып үткән бу кичәдә чыннан да “эссе” иде! “Ел студенты – 2012” бәйгесендә катнашучылар бу сүзләр белән килешмичә калмаслар.

Җиңүчеләрнең исемен игълан иткәндәге тынлык катнашучылар өчен генә түгел, ә залда утырган һәркем өчен дә дулкынландыргыч булды.

“Ел студенты -2012” конкурсантлары, алай гына да түгел финалистлары арасында филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге студентары булу безнең өчен чын горурлык иде. Дөрестән дә, бүлектәге 05.07-1002 нче төркем студентлары үзләренең чаялыгы, бердәмлеге, дус-тату, тырыш, максатчан булулары белән беренче курстан ук аерылып торалар. Быелгы бәйгедә исә алар “Иң яхшы студентлар проекты – 2012” номинациясендә беренчелекне яуладылар. Төркемнең бердәм һәм бер гаилә кебек яшәүләренең сәбәпчесе әлбәттә, төркем остазы Хөснетдинов Д.Х белән берлектә һәр эшне киңәшләшеп башкару нәтиҗәсе. Җитәкчеләрнең студентларга биргән дөрес юнәлешен һәм ярдәмен төркемнең шушындый масштаблы конкурсларда ирешкән уңышларында чын-чынлап күрергә була!

1002 нче төркемне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Безнең уку йортының, бүлекнең, ә иң мөһиме үзләренең төркемнәренең дәрәҗәләренең югары булуы хакында тагын бер кат инандырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Бу уңышлары белән генә тукталып калмасыннар да, ә киресенчә стимул буларак кабул итсеннәр иде! Кичәгә дә нәкъ шундый нотада нокта куелды: «Студентлар бер-берсе белән түгел, ә үз-үзләре белән ярышсыннар, һәм бер җиңү белән һич кенә  дә тукталырга ярамый! Һәрчак алга - зурырагына омтылырга кирәк!”