07 декабря 2012
Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгында

“Сеңелемә – бер истәлек булсын. Тәлгат абый. 6/XII – 2012”. Казан (Идел буе) федераль университетының профессоры, күренекле татар галиме, язучы Тәлгат Галиуллин тарафыннан имзаланган әле генә табадан төшкән китапны кулыма алып, ирексездән хәтер диңгезенә чумам. Күңелем белән музейга кайтам.

Нинди генә чара узмасын, Габдулла Тукай әдәби музееның актлар залында һәрвакыт серле мохит үзеннән үзе туа кебек: музыкаль, әдәби, иҗади, сәнгати. 6 декабрь көне дә искәрмә түгел иде.

Музейны шау-гөр китереп, Тәлгат Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабын тәкъдим итү кичәсенә шактый кеше җыелды. Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьченең яңа басылып чыккан китабы турында фикер алышу, күренекле әдәбият галиме, язучы Мөхәммәт Мәһдиев турындагы хатирәләрне күңелләрдә кабат яңарту һәрбер кешене дә әллә ничек дулкынландырды, каушатты.

Тәлгат ага Галиуллин 2010-2011 елларда язган әлеге роман-эссесының иҗат лабораториясе белән дә таныштырды: “Дустым Мөхәммәткә мин һәрвакыт сокланып карадым һәм аның турында язуны изге бурычым итеп санадым. Истәлекләр жанры, ни кызганыч, татар әдәбиятында тиешле дәрәҗәдә үсеш алмый калган. Хислелек, образлылык җитми. Ә Мөхәммәт Мәһдиев турында гадәти ысул белән генә язып булмый”.

Татарларның иң абруйлы, мәшһүр, танылган язучылары, галимнәре арасыннан Рафис Корбан, Фоат Галимуллин, Алмаз Хәмзин, Марсель Бакиров, Нурмөхәммәт Хисамов, Әлфәт Закирҗанов та Тәлгат абыйның әлеге хезмәте тәэсирендә туган ихлас фикерләре белән уртаклашты. “Галим кешедән килгән бу әсәр редакциябезнең игътибарын тиз җәлеп итте үзенә. “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” роман-эссесында һәрбер нота, һәрбер гамма әһәмиятле. Алардан үзенчәлекле полифония хасил була”, – дип, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, прозаик Камил Кәримов үз бәяләмәсен биреп үтте.

Кичәдә яңгыраган халыкчан җырлар да, пианиноның салмак моңлы тавышы да җанга тәэсир итми калмады, әлбәттә. Әмма рәхмәт сүзләрен ишетүдән тәэсирләнгән Тәлгат аганың күзләрендә сатлыкҗан яшь бөртекләрен күрү тагын да көчлерәк йогынты ясады, күңел кылларын чиртеп куйды. Мөхәммәт Мәһдиевне ихластан сагыну хисе дә, аңа соклану да әлеге күзләрдә иде. Һичшиксез.

P.S. “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” роман-эссесының тиражы 2200 данә булуга карамастан, бу хезмәт инде китап киштәләреннән бик кызу темпларда югала башлаган. “Йолдызлы” булырга ашыгыгыз!

Руфинә Габдрахманова