03 декабря 2012
Дөньяны кочып яши ул...

Аның шигырьләре дә үзе турында сөйли, мин шундый, мин мондый дип кычкырып йөрмичә, әкрен генә кулына каләм алып, үзе белгәннәрен, үзе күргәннәрен, үз кичерешләрен ак кәгазьгә төшерә ул. Әйтми кала алмыйм: ул – серле шәхес. Аның серләр дөньясын белү өчен, озаклап сөйләшү дә кирәкми, бер утырып шигырь, хикәя, парча җыентыкларын ачып уку да җитә. Аларда – аның язмышы, үткәне, бүгенгесе, кыскасы, бөтен барлыгы...

Йә инде, көттермә, кем соң Ул, сүзең Кем турында диярсез? Ярый, серемне ачыйм, булмаса. Сүзем үзе дә серле шәхес булган, танылган язучы, шагыйрь, прозаик Галимҗан Гыйльманов турында.

Ул – Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылы егете. Биредәге табигать аны шагыйрь иткәндер, мөгаен. Шулай булмыйча, татарга Шәехзадә Бабичны биргән мәшһүр авыл бит бу.
Шагыйрьнең 55 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән кичәгә килгән һәр кеше дә бу фактка тукталмый кала алмады.
Сез дөрес ишетәсез. Баксаң, укучы күңеленә мәңге яшь булып кереп калган Галимҗан абый Гыйльмановка да 55 тулган икән!

“И, бу гомерләр!..” Залда утырган һәр тамашачы, экранда шагыйрьнең балачак, студент, яшьлек елларындагы фотолардан торган язманы күреп, үз эченнән генә шулай дип уйлагандыр. Әйе, әйе, бер экранга, бер шагыйрьнең үзенә карап сокланып утырды тамашачы.
Галимҗан абый үзе дә халыкның җылысын, яратуын тоеп утырды. Сабыйларча самими елмаюлары белән, сүз арасында шаян сүзләр әйтеп, укучыларына атап шигырьләрен укыды.
Кичәнең җылы атмосферада үтүе тамашачы арасында Галимҗан абыйның тормыш иптәше Гөлнур ханым белән бергә, әнисе – Нәзилә апаның булуыннан да иде булса кирәк. Шигырьләрен укыганда әнисеннән күзен алмады ул, әнисенә карап сөйләүләре аңа булган ярату хисеннән булса, икенче яктан, ана белән бала арасында гына була торган җылылык шулхәтле көчле иде ки, бу җылылык шагыйрьгә үз-үзен ышанычлы тотарга мөмкинлек бирде.

Галимҗан Гыйльманов тыштан җитди булып күренсә дә, күңеле белән яшь, шаян, шук икән. Үзе укыган пародияләрне, төрле елларда язылган шаян шигырьләрен тыңлап, күпләр шушы фикергә килде.

Шагыйрьнең таланты көчле, иҗаты зур икәнен аны тәбрикләргә килгән кунаклар исәбеннән дә чамалап була иде. Республикабызның премьер-министры Илдар Халиковның җылы сүзләрен, истәлекле бүләге – кул сәгатен тапшыруларны, Министрлар Кабинетыннан килгән котлауларны, шагыйрьнең күпкырлы иҗатын хәтерләткән төрле төстәге чәчәк бәйләмнәрен, Р.Миңнуллин, Ф.Галимуллин, Т.Нәбиуллин, Ф.Яхиннарның җылы сүзләрен, истәлекләр барлауларын, ФСИның директоры Р.Р.Җамалетдинов исеменнән юбилярны тәбрик итеп, татар филологиясе бүлеге җитәкчесе Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллинаның чыгышын, шагыйрьнең әдәбиятка керткән өлешен ассызыклавын әйтеп торасы да юк.

Кичәнең күңелле рухта үтүендә студентларның да өлеше зур булды. Ләйлә Минһаҗева һәм Гөлүсә Гәрәевалар белән берлектә, алар ярдәме белән, студентлар шагыйрьнең иң матур әсәрләрен сайлап, алдан ук әзерләнгән иделәр. Әйтергә кирәк, әлеге әсәрләр тематика ягыннан да уңышлы сайланганнар һәм кичә барышында да үзләренең тиешле урыннарын алдылар. Кыскасы, кичәдә бер артык җир дә, ким урын да табылмады. Шигырьләр, парчалар, истәлекләр, Галимҗан абыйның үзенең сүзләренә язылган матур җырлар да, бер-берсе белән үрелеп, ниндидер бер зәвык белән эшләнгән мәрҗәннең асылташларын хәтерләтте. Татар музыка дөньясында үз урыннарын тапкан Нурзадә, Ринат Шаһидуллиннар белән беррәттән, татар филологиясе бүлегенең I курс студенты Алсу Габдуллинаның моңлы тавышы да Галимҗан Гыйльманов дигән серле йомгакны чишәргә ярдәм итте.

Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгелләре болар да булмаган икән әле. Шагыйрьгә иҗат уңышлары теләп, йомгаклау сүзләрен әйткәнче, “Бер генә сүз әйтимче мин дә”, - дип, Нәзилә апа торып басты. Тамашачыларга карап, улын зурлап килгәннәре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде ул.
“Минем улым – йөрәк парәм бит ул, - дип, улының аркасыннан кочып сөйгәндә тамашачының күзләрендә яшьләр ялтырый иде. – Мин инде тугызынчы дистәне ваклап киләм, Аллага шөкер, 4 малай үстердем, 4се дә, шөкер, исән-сау, эчмиләр, тәртипле булдылар, авызларына тәмәке дә капмадылар”, - дип, уллары белән горурлану хисләрен яшермәде Нәзилә апа. Шул рәвешле, бар залны елатты ул.

... Менә нинди икән ул Галимҗан Гыйльманов дигән “серле йомгак”: серле дә, гади дә, акыллы да, уңган да, тырыш та, җитди дә...
Ахырдан студентлар белән басып, берничә кат фотога төшүләре белән ул үзенең гадилеген, укучыларына якын булуын, аларны яратуын дәлилләде генә.

Гөлчәчәк Хөснуллина