27 февраля 2016
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ 130 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН КАРШЫЛАП

XX йөз башы татар поэзиясендә Яңарышны нигезләгән, яңа сукмаклар салган, әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган Габдулла Тукай татар әдәби барышында, тәнкыйди фикер үсешендә генә түгел, гомумән, иҗтимагый-фәлсәфи фикер, милләт яшәешендә зур урын тота. Г.Тукай иҗаты XXI гасырда да әһәмиятен югалтмый, татар халкы  дөнья аренасында үзенең хаклы урынын табуга зур омтылыш ясаган  чорда, аеруча көчле, мәгънәле булып яңгырый. 

Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (Хәзерге Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра, башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

Үсмер чагы Җаек шәһәрендә уза.  1895–1897 елларда «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый, аның каршындагы рус сыйныфына йөри. Мәдрәсәне тәмамлагач, «Фикер», «Әл–Гасыр әл–Җәдит», «Уклар» газета-журналлары типографиясендә эшли, Җаектагы алдынгы фикерле яшьләр белән аралаша. Шул елларда ул татар халык иҗаты һәм әдәбияты белән ныклап кызыксына башлый, гарәп, төрек, фарсы, рус һәм көнбатыш әдәбиятлары белән таныша. Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукайның шагыйрь буларак формалашуында хәлиткеч роль уйный. 1905 елда шигърияткә килгән шагыйрь, тиздән журналист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе буларак эшчәнлеген башлап җибәрә.

1907 елның ахырыңда Тукай туган ягына кайта һәм Казанда яшәп кала. Казанга килеп урнашканнан соң, Ф.Әмирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һ.б.лар белән дустанә һәм әдәби мөнәсәбәт урнаштыра, «Әл-Ислах» газетасында, «Яшен», «Ялт-йолт» кебек сатирик журналларда эшли. 1910-12 елларда Әстерханга, Петербургка, Уфага бара, Казан артында Өчиле авылында торып килә. Ләкин сәламәтлеге начараеп, 1913 елның 15 апрелендә үпкә авыруыннан Казанда вафат була.

Җиде еллык иҗат гомерендә Татар халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхеснең иҗаты вакыт узган саен игътибарны үзенә ныграк җәлеп итә бара, әдәби һәм тәнкыйди мирасын өйрәнүчеләрне яңадан-яңа эзләнүләргә, уйлануларга  этәрә.

Источник информации: Нурфия Юсупова