02 декабря 2012
"25 ел – ул егет чак, әле иҗат башы гына..."

  Габдулла Кариев исемендәге театрның тамырлары 1987 елларга барып тоташа. Ул заманнарда ул театр-студия дип йөртелә, бары тик 1991 елда студиягә “дәүләт” исеме бирелә һәм ул “Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” дип атала башлый. Үзенең сәхнәсе, тамаша залы, артистлар өчен гримеркалар булмау сәбәпле, артистлар спектакльләрне мәктәпләрдә, авыл клублары, балалар йортларында күрсәтергә мәҗбүр була.

  1996 елда артистларга шөгыльләнү өчен Казан шәһәре Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае Алафузов йорты булган “Эшчеләр бинасы” бирелә.  1995 елда Ренат Әюпов баш режиссер итеп билгеләнә. 2002 елда театр үз спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башласа, 2007 елдан коллектив татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев исемен йөртә башлый.

  Иҗат юлларын Диас Вәлиевның “Намус хөкеме” ннән башлаган Яшьләр театры Г. Камал исемендәге Казан татар дәүләт академия театры бинасында 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чирек гасыр эчендә күпме онытылмаслык мизгелләр булып узган, күпләрне еларга, елмаерга мәҗбүр  иткән спектакльләр куелган. Юбилей уңаеннан тантанада хатирәләрне яңарткан, үткән тарихларны барлап язылган “Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры” китабы тәкъдим ителде. Аның төзүчеләре – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, музей – архив эшен алып баручы Нуриәхмәт Сафин һәм Фәрдия Сәфәргалиева. Анда театрның студия булып оешуыннан алып, бүгенге көнгә кадәр артистлар турында хатирәләр, кайбер спектакльләрдән өзекләр, театр турында язылган язмалар, истәлек хатлары бирелгән.

  Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин үз чыгышында театр коллективына Президентның рәхмәт хатын җиткерде, озын сәхнә гомере теләде. Президент карары нигезендә театр сәнгатенә керткән хезмәтләре өчен театр артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Алия Кәлимуллина, Энҗе Камалиева “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булдылар.

  Тантананың икенче өлешендә кариевлылар театрның иң соңгы премьераларын, Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен уйнадылар. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сүзләренчә, бу спектакль юкка гына сайланмаган. Анда тормыш фәлсәфәсе, нәкъ менә бүгенге көндә дә актуаль аталар һәм балалар белән булган проблемалар яктыртылган.1970 елда язылган пьесаны премьера итеп чыгарганда артистлар автор белән берлектә аны яңартканнар.

  Спектакльнең нигезендә Гарифулла карт ролендә уйнаган Нуриәхмәт Сафинның үзенең балаларына мөрәҗәгате сурәтләнгән. Авыл мәктәбендә укып бетереп, әти-әниләре ярдәме белән дүрт баласы шәһәргә китә һәм һәрберсе үзенең тормышын кора, һөнәр үзләштерә. Ә бу уңышларның барысына башлангыч биргән, кечкенәдән тәрбияләп үстергән әти-әни нигезе онытыла. Шуңа күрә Гарифулла карт берникадәр хәйлә белән балаларын туган нигезенә җыя. Ахырда оныгы Фәриткә яңгыраган монологтан өзек: “ Мин бит балаларым сезнең һәрберегезгә бәхет теләдем...Болар безнең нигез ташлары. Безнең нәсел озын гомерле, минем балаларым миннән яхшы булсыннар дип нигез салдым. Минем нәселнең гомере озын булсын дип теләдем. Ә бит туган җирдә яшәргә берегез дә калмады. Булмаса, 500 йортлы авылда 50 нигез утырып калмаган булыр иде...”.

  Сюжет буенча абыйлы-энеле Хәлим белән Хәмит икесе дә авыл кызы Сәриягә гашыйк булалар. Шәһәргә киткәч егетләрнең мәхәббәтләре онытыла. Һәрберсе үзенчә яши башлый. Ләкин балачак мәхәббәтләрен онытмыйлар. Авылга кайткач бу хатирәләр тагын яңартыла.

  Хәниф белән Хәлил акча артыннан куа. Берсе министр икенчесе прокурор. Авыл мәктәбе ябылып, авылда шифаханәне япкач, Гарифулла карт авыл халкын бу проблеманы чишергә дип балалары ярдәм итми калмас дигән өметтә шәһәргә җибәрә. Ә нәтиҗәдә балалары авылдашларын кире борып кайтаралар, ярдәм итмиләр. Шул рәвешле аталары аларны җүнсез булуларында гаепли.

  Ахырда проблема чишелеш таба. Уллары аталары сүзләренә колак салып, үзләренең гаепләрен таныйлар.

  Бу сезонда театр тамашачыларны берничә премьера белән сөендерәчәк. Спектакльләрдә театр артистлары белән берлектә Ренат Әюповның шәкертләре – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының махсус курс студентлары катнашты. Театр киләчәктә музыкаль спектакльләргә өстенлек бирер дип көтелә. Театр директоры Роберт Мортазин үз чыгышында болай диде:” Без алай тиз генә картая алмыйбыз, без яшьләр тәрбиялибез. Театрның илле, йөз яшен билгеләп узганда без аларга карап утырырбыз дип өметләнәбез. Алар безгә терәк, киләчәккә өмет биреп тора”.

  Фәрит Бикчәнтәев юбилей уңаеннан: “Сез әле бик яшь театр. 25 ел – ул егет чак, әле иҗат башы гына. Бу чакта  әле рәхәтләнеп иҗат итергә һәм хыяяланырга була. Барлык көтеләсе уңышлар сезнең алда. Гел шулай яшь булып калыгыз”, - диде.

  Тагын шуны да искәртеп узмый мөмкин түгел. Соңгы көннәрдә Г. Кариев исемендәге казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа бинага ия булды. Коллектив шәһәр үзәгенә – Петербург урамында урнашкан Офицерлар йорты бинасына күчергә әзерләнә.Чөнки Гладилов урамындагы иске бинасында спектакльләр күрсәтү мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек. Соңгы ике ел дәвамында театр күчмә тормыш алып барырга мәҗбүр.  Юбилей уңаеннан мондый бүләк кариевларга чыннан да зур сөенеч булгандыр. Яңа сәхнәләрдә, яңа спектакльләр, халык тулы заллар телисе килә.



Источник информации: Ландыш Вәлиева