19 февраля 2016
ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТ АРАСЫНДА ДИАЛОГ

Белгәнебезчә, 21 нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр оешмасы, Юнеско инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән, бу көнне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итә һәм шуннан бирле әлеге бәйрәм үткәрелеп килә.

Традиция буенча, Халыкара туган тел көне уңаеннан һәм Г.Тукайның 130 еллыгы хөрмәтенә институтыбызда 19 нчы февральдә «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» темасына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция тел һәм мәдәният арасында диалог булдыру юлларын эзләүне, филология һәм культурологиянең үзара хезмәттәшлеге нигезендә туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, аерым фәннәрнең кисешү нокталарын һәм теоретик-методологик аермаларын ачыклауны, югары, махсус урта һәм гомуми урта белем бирү йортларында укучыларны уртак проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашуга тартуны максат итеп куя.

Конференциядә 10-11 нче сыйныфларда, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 200 дән артык укучы һәм студент катнашты. Шунысы куанычлы: катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләреннән, шул исәптән Алтай, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия республикаларында укучылар һәм студентлар белән беррәттән, чит илләрдән, аерым алганда, Нигерия, Япония, Кытай һәм Казахстаннан килгән студентлар һәм магистрантлар да чыгыш ясадылар.

Конференцияне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Кайгыртучанлык советы әгъзасы Гыйльметдинов Илдар Ирек улы конференциядә катнашучыларга хәер-фатихасын бирде һәм студентларны махсус стипендия белән бүләкләде. Конференция кунакларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли белем бирү бүлеге җитәкчесе Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде, «Ана теле» онлайн мәктәбендә иң күп биремнәр эшләүчеләр бәйгесенең җиңүчеләрен котлады.

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова кунакларга Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, аның бүгенге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде, конференция эшенең барышы белән таныштырды.

Татар теленнән ел саен уздырыла торган олимпиадада җиңү яулаган рус телле студентларны котлау тел бәйрәменә тагын да ямь өстәде.

Конференциядә төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, аерым алганда, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше, мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек темалар яктыртылды; катнашучылар татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләр хакында фикер алыштылар. Конференция кысаларында «Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү үзенчәлекләре» дигән темага оештырылган семинар мәктәп укытучылары өчен файдалы чара булды.

Источник информации: Г.Р.Мөгътәсимова