16 февраля 2016
Җәлил укулары

15-16 нчы февраль көннәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, ХХ гасыр татар шигъриятенең үсеш юлларын билгеләгән шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап оештырылган “Җәлил укулары. Муса Җәлил: тормышы һәм иҗатына ХХI гасыр кыйммәтләре югарылыгыннан караш” дип аталган Халыкара фәнни конференция булып үтте.

Бу зур чара ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, М.Җәлилнең музей-квартирасы белән берлектә оештырылды. Кунаклар арасында шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының урынбасары Эльвира Рафаил кызы Камалова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Берлинның Кавказ, Татар һәм Төрки дөньяны өйрәнү Институты директоры, фән докторы һәм гуманитар фәннәр магистры Мисте Хотопп-Рике, Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова һ.б. бар иде.

Конференциянең шагыйрьнең туган көненә туры китереп оештырылуы да очраклы түгел.  15 февраль  – билгеле даталарның берсе, ел саен бу көнне Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре” циклының төп нөсхәсе чыгарыла. Быел ике юбилей – шагыйрьнең тууына 110 һәм “Моабит дәфтәрләре” циклының музей фондына керүенә 50 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Төп нөсхә көне” быел  беренче тапкыр Казан федераль университетында билгеләп үтелде һәм төп нөсхә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына китерелде. Төп нөсхәне Актлар залына алып керү хокукы Югары хәрби танк училищесы курсантлары белән берлектә М.Җәлилнең кызы Чулпанга тапшырылган иде. Күпләр өчен бу мизгелләр аеруча истәлекле һәм тетрәндергеч булды.

Р.Р.Җамалетдинов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде. Шагыйрьнең тормыш сәхифәләренә багышлап оештырылган “Погибая не умирает герой....” экспозициясе шушы фикерне тагын бер кат дәлилләде, эчтәлекле һәм бай булуы белән күпләрдә кызыксыну уятты.

Шагыйрьнең юбилее уңаеннан “Моабит дәфтәрләре”н укыйбыз” Бөтенроссия акциясе игълан ителде һәм шушы конференция кысаларында башланып китте. Чулпан Муса кызы Җәлилова, шагыйрьнең туган ягы – Оренбург өлкәсе Шарлык техник техникумының 1 курс студенты Владик Сәмигулов, Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова, Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова, Берлинның Татар-башкорт мәдәни үзәге вәкиле Венера Герасимова-Вагизова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафия Корбан, Мәскәү шәһәренең  М.Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбе укучысы Әминә Хөснетдинова башкаруында “Моабит дәфтәрләре”ннән шигырьләр яңгырады һәм тыңлаучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентларының “Җырларым” шигырен төрле телләрдә башкаруы  аеруча яратып кабул ителде.  

Пленар утырышта М.Җәлил шигырьләрен чех теленә тәрҗемә иткән Вацлав (Чехия, Прага), татар әдәбияты кафедрасы профессоры Галимуллин Фоат Галимулла улы (Татарстан, Казан), ИКАТАТ директоры Хотопп-Рике Мисте (Германия, Магдебург), Карлова университетының философия докторы Шитов Анатолий Михайлович (Чехия, Прага) докладлары тыңланды, алар М.Җәлилнең иҗатына һәм тормышына төрле яклап бәя бирде.

Төшке аштан соң Актлар залында 2015 нче елгы Мөселман кинофестивалендә документаль фильмнар арасында беренче урынны алган “Война непрощенных” киносы күрсәтелде. “Идел-Урал” легионына мөнәсәбәтле төшерелгән бу фильм күпләрдә зур кызыксыну уятты, М.Җәлилнең нинди шартларда иҗат итүен, яшәвен тагын бер кат күздән кичерергә мөмкинлек бирде. Аннан соң әлеге фильмга мөнәсәбәтле түгәрәк өстәл утырышы  оештырылды. Бик җанлы барган фикер алышуда М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, т.ф.д. Айсылу Шәрифҗан кызы Кәбирова, т.ф.к. Рөстәм Бәдретдин улы Гайнетдинов, т.ф.к. Евгений Панов, т.ф.к. Валерий Телешев, ф.ф.к. Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,   “Татфильм” киностудиясе җитәкчесе, режиссер Илдар Ягъфәров, М.Җәлилнең музей-квартирасы мөдире Нәзирә Фәттахова һ.б. катнашып, шагыйрь тормышына, “Идел-Урал” легионына кагылышлы кызыклы фактларга тукталдылар, фильмга карата үз фикерләрен җиткерделәр.

16 нчы февраль көнне конференция үзенең эшен дүрт секциягә бүлеп дәвам итте, аларда яңгыраган чыгышлар шагыйрь иҗатының төрле аспектларда өйрәнелүен, Җәлил турындагы фәннең, аның әдәби мирасын өйрәнүнең киләчәктә дә дәвам итәргә һәм камилләшергә тиешлеген раслады.

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы