12 февраля 2016
Конференция уңышлы узды

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында “Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмати киңлекнең гуманизациясе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чара Татарстанның Журналистлар Шурасы һәм республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникация агентлыгы “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте белән берлектә әзерләнде.

Конференциянең төп максаты булып заманча ГМЧда кешелеклелекнең урынын, мәгълүмати киңлекнең гуманизациясендә заманча журналистиканың ролен билгеләү торды.

Бүгенге көндә темасы бик актуаль булган мондый эчтәлектәге беренче конференциянең Флорид Әгъзәмовның  тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелүе дә аерым игътибарга лаек. Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы республикада журналистик белемнең чишмә башында торган һәм Татарстанда журналистика үсешенең зур этәргеч көче булган. Өстәвенә, ул нәкъ менә гуманизм темасына зур игътибар биргән һәм бу юнәлештә фәнни-эзләнү эшләрен башкарган. Аның дуслары, укучылары, хезмәттәшләре искә алганча, кешелеклелек аның төп сыйфатларының берсе булган.

Конференция Н.И.Лобачевский ис. фәнни китапханәнең конференц-залында пленар утырыш белән башланып китте. Аның катнашучыларын, ягъни Казан университеты, Татарстан ГМЧ вәкилләрен, шулай ук илнең башка регионнарыннан килгән кунакларны КФУ проректоры, профессор Данис Нургалиев сәламләде.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры, философия фәннәре докторы, профессор Михаил Щелкунов Флорид ага күрсәткән зур хезмәтләр хакында искәртте:

“Кайбер кешеләр булмаса, ниндидер бер эшчәнлекнең бөтен тармагы үсешен күзаллау авыр. Флорид Әгъзәмов нәкъ шундый шәхес иде. Ул Татарстан журналистикасы һәм Казан университеты журналистик берләшмәсе өчен алыштыргысыз фигура булды. Мин аны чын дәрәҗәсендә университет кешесе дип атар идем. Бу билгеләмәгә бик күп уңай сыйфатлар тупланган. Аның горурланырлыгы күп булды”, - дип ассызыклады ул.

Конференция эшен биш секциядә дәвам итте. Аларда милли медиасистемалар, ГМЧындагы кешелеклелек мәсьәләләре, заманча ГМЧның актуаль темалары, радио һәм телевидениеның, татар телле мәгълүмати киңлекнең торышы һ.б. каралды.

Үз фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәләрен Казан, Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тамбов, Таганрог, Пермь калаларыннан, Удмуртия, Хакасия Республикасыннан, Йемен, Вьетнамнан, Беларусь Республикасыннан катнашучылар тәкъдим итте. Пленар утырышта алдан әйтелгәнчә, секцияләрдәге чыгышлардан соң куелган мәсьәләләр һәм килеп туган сораулар буенча дулкынлы, кайнар тикшерүләр алып барылды. Алар буенча нәтиҗә бер: бу конференциянең киләчеге бар һәм бик тә өметле. 

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА