26 ноября 2012
"Музей язмышы - безнең кулларда"

    Мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда татар әдипләренең китаплары аз күләмдә бастырылуны күз алдында тотсак, татар әдәбиятының бүгенге халәте аяныч. Әдәби мирасыбызны саклау, өйрәнү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Әлеге мәсьәләне чишү дәүләт карамагында булырга тиеш һәм киләчәктә Татар әдәбияты тарихы музеен булдыру  турында сүз булган иде инде. Булачак музей Шәриф Камалның элеккеге музей-фатиры урынында, Островский урамы, 15нче йортның ике катында урнашачак дип билгеләнгән иде. Бүгенге көнгә кадәр музейның язмышы авыр хәлдә, Шәриф Камал музее бинасы ябык, аннан экспозиция чыгарылган.

   Татарстан Милли музеенда “Татар әдәбияты  тарихы музее язмышы” темасына “түгәрәк өстәл” булып узды. Фикер алышуда Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Равил Фәйзуллин,Нурмәхәммәт Хисамов,  Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова һ.б. катнашты.

   Г. Камал театры артисты Әзһәр Шакиров фикеренчә, Ш. Камал музеен Универсиадага әзерләп җиткерә алмау бик аянычлы хәлләрнең берсе, кунаклар башкалабызга русны карарга килми.

    Шагыйрь Роберт Миңнуллин : “Безнең халкыбызның иң зур рухи байлыгы- әдәбият. Рәсем, кино сәнгате әдәбиятыбызга караганда яшьрәк. Ләкин  милләтебезнең олы әдәбиятыбын күрсәтерлек музеебыз әлегә юк. Ләкин күпме генә мактансак та, башка милләтләрдән артта калдык. Музей була икән инде ул, сарай кыяфәтендә булырга һәм үзенә чакырып торучы булырга тиеш”, дип проблеманы ассызыклап үтте.

    Чыннан да, бүгенге буын китапны татар телендә түгел, хәтта инглиз телендә дә укымый, музей-күргәзмәләргә йөрми, күбрәк интернет куллана. Әлеге проблемаларны чишү йөзеннән, яшь буын өчен халкыбызның  иксез- чиксез  күләмдәге әдәби мирасын саклап калу максатыннан,  татар әдәбияты тарихы музеен  тиешле дәрәҗәгә җиткерергә иде.

     Утырышта катнашучылар татар әдәбияты тарихы һәм Ш.Камал музей-фатиры концепциясенә тәкъдимнәр кертеп, Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләп, дәүләт органнарына җибәрергә карар кылдылар.



Источник информации: Адилә Гыйлаева, КФУ студенты, 2 курс