20 ноября 2012
Филология һәм сәнгать институты галимнәре - Әтнәдә

КФУ ның Филология һәм сәнгать институты тел, әдәбият галимнәре республикабыз мәктәпләре белән даими элемтәдә. Күптән түгел алар Олы Әтнә урта мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Алар алдында институтның хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөгаллимнәре -  профессорлар Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, доцентлар Р.А.Асылгәрәева һәм Г.М.Шәйхиева чыгыш ясады. Бу кафедра галимнәре инде 2009 нчы елдан бирле әлеге районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән даими элемтәдә тора, бергәләшеп түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрәләр, татар телен өйрәнү, саклау, укытуда туган проблемаларны чишү юллары турында фикер алышалар. Район укучылары да студентлар конференцияләрендә актив катнаша, призлы урыннар да  - әтнәлеләрдә.

Кафедра мөдире Ф.Ф.Харисов укытучыларны һәм укучыларны Казан федераль университеты, бигрәк тә аның Филология һәм сәнгать институты белән  таныштырды, институтның бүлекләре, студентларның уку юнәлешләре, уку һәм яшәү шартлары, тирәнтен һәм күпкырлы белем, берничә белгечлек алу мөмкинлекләре, чит илләр белән бәйләнешләр турында сөйләде. Әлбәттә, студентларга мондый зур мөмкинлекләр бирә ала торган вуз белән кызыксынучы укучыларның да сораулары күп булды. Аерым алганда аларны Бердәм дәүләт һәм республика имтиханнары, аның быелгы тәртипләре, татар бүлегенә керергә теләүчеләрнең саны, уку-укытуда заманча технологияләр турында сораулар яңгырады.

Укытучылар һәм галимнәр татар телен һәм әдәбиятын укытудагы проблемаларга да тукталдылар. Программа һәм дәреслекләрдәге төгәлсезлекләр турында укытучыларның фикерләре галимнәрне кызыксындырды. Уртага салып сөйләшә торган мәсьәләләр шактый җыелган. Укытучылар үзләренең күп кенә сорауларына җаваплар, эшләре өчен файдалы киңәшләр, яңа мәгълүматлар  алганнардыр мөгаен. Һәрхәлдә, районның мәгълүмати методик үзәк методисты Гөлназ Мансур кызы Гыйндуллина белдергәнчә, мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы. Филология һәм сәнгать институты галимнәре исә, алга таба таба мондый хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышана. Алга таба тел галимнәре республиканың башка районнарына да сзфзр кылырга җыена.