25 декабря 2015
Екатеринбург шәhәрендә татар теле дәресләре өчен үзәк ачылды

25 нче декабрьдә Татарстан Республикасының Екатеринбург шәhәре һәм Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллегендә Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәни үзәге ачылды.

Мондагы Татарстан вәкиллеге 19 нчы гасырның данлыклы татар сәүдәгәрләре Агафуровлар бинасында урнашкан. Урал тауларындагы әби патша исемен йөрткән бу сәнәгать шәhәре татар халкының мәдәни тормышы hәм тарихына иң бай төбәкләрнең берсе санала. 2010 нчы ел халык санын алу мәгълуматларына караганда бу төбәктә 150 мең татар исәпләнә. Бу шәhәрдә элек татар мәктәпләре, хәтта татар театры эшләгән. Бүгенге көндә Екатеринбург шәhәрендә татар мәктәбе юк, төбәктәге татар авылларында татар теле дәресләре укытыла. ләкин татар телен өйрәтергә яшь белгечләр җитмәү зур проблема булып кала бирә.

Каюм Насыйри институтының Екатеринбургтагы үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасың Екатеринбург шәhәре һәм Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле Садриев Ринат Риватович, Казан федераль университетының  Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтның директор урынбасары доцент Рамил Мирзаһитов, Каюм Насыйри Институтының башкарма директоры Рәсим Хөснетдинов Казан федераль университеты доценты Ләйсән Шаяхмәтова һәм Екатеринбург шәһәрендәге татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Ачылышта Рамил Мирзаһитов уку йортыбыз һәм анда укуга кагылышлы булган мәсьәләләр турында сөйләде. Рәсим Хөснетдинов Каюм Насыри институтының максатлары, бурычлары, структурасы турындагы докладын тәкъдим итте. Ләйсән Шәяхмәтова Каюм Насыриның гыйльми эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Чарада шулай ук Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез дә үзләренең җыр-биюләре белән катнаштылар.

Казаннан килгән кунакларны Урал геология музеена алып бардылар, Урал таш үзәгенең мөдире милләттәшебез Нурмөхәммәтов Фират Урал тауларының байлыгы һәм кыйммәтле ташлар турында сөйләде.

Татарстан вәкиллегендә әлегә кадәр татар теле дәресләре якшәмбе мәктәбендә укытыла килгән. Алга таба Каюм Насыйри Институты үзәгендә   заманча җиhазлар, яңа уку-укыту әсбаплары булдырып, бу эшне тагын да камилләштерү һәм системалаштыру күздә тотыла.

Дәресләрне Алетдинова Динария Идрисовна алып барачак.

Татар теле дәресләре төбәктә яшәүче hәркем өчен ачык, аңа Казан федераль университетының Каюм Насыри Институты интернет сәхифәсендә теркәлергә мөмкин булачак. http://kpfu.ru/ekbtatkurs.html

Урал төбәгендә танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри исеме белән аталган  белем бирү һәм мәдәният  үзәге ачылу – татар телен, әдәбиятын  саклауда, мәгърифәтебезне үстерүдә мөһим адымнарның берсе булыр дип ышанабыз.