18 декабря 2015
Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәни үзәге ачылды

Татарстан Республикасыңың Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәни үзәге ачылды.

Татар халкының мәдәни тормышы hәм тарихы белән бик тыгыз бәйләнештә булган бу төбәктә 300 мең тирәсендә (Санкт-Петербург шәhәрендә һәм Ленинград өлкәсендә) татар яши.

Каюм Насыйри институтының Петербургтагы үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасың Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  Ринат Вәлиуллин, Казан федераль университетының  Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Юсупова, институт укытучысы Рәсим Хөснетдинов, рәссам Рәшит Гыйләҗев, шагыйрә Халидә Гыйләҗева, Ленинград өлкәсенең Тосно районыннан “Изге юл” татар җәмгыяте рәисе – И.Кутуев, “Нур-плюс” татар җәмгыяте рәисе Р. Магдиев һәм Петербург татарлары вәкилләре катнашты.

Мәдәни башкалада танылган мәгърифәтче Каюм Насыйри исеме белән аталган  белем бирү һәм мәдәният  үзәге ачылу – татар телен, әдәбиятын  саклауда, мәгърифәтебезне үстерүдә мөһим адым булып тора. Каюм Насыйри институты, аның максат һәм бурычлары, эш тәртибе турында Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов сөйләде. Ул бу институтның төп үзәге Казан федераль университетында булуы, бүгенге көндә Мәскәү һәм Астана шәһәрләрендә институтның мәркәзләре эшләп килүе хакында эйтте. Үзәкнең төп эш юнәлеше милләттәшләребезгә татар телен өйрәтү, татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру, якынайту булачагын ассызыклады.

 Ә.Ш. Юсупованың  Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм күпкырлы эшчәнлегенә багышланган доклады тантанада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Докладта галимнең тел, әдәбият,  тарих, этнография, математика, география, авыл хуҗалыгы, ботаника, дару үләннәрен тикшерүгә багышланган хезмәтләре искә алында. Укытучылык эшчәнлеге югары бәяләнде.

Тиздән бу үзәк үз эшен башлап җибәрә. Татар теле дәресләре, төрле кызыклы чаралар үзәктә даими үткәреләчәк.

Татар теле дәресләренә  Казан федераль университетының Каюм Насыри Институты интернет сәхифәсендә теркәлергә мөмкин булачак.

Источник информации: Фахразиева А.Р., Хуснутдинов Р. Р.